Путин хәрбиләргә ташламалы автокредит бирүне хуплаган

Дәүләт башлыгы вице-премьер – сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның тәкъдимен тыңлаган.

Россия Президенты Владимир Путин хәрбиләр өчен ташламалы автокредит программасын гамәлгә ашыру идеясен хуплаган. Бу мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә дә кагылачак, дип яза ТАСС.
Дәүләт башлыгы вице-премьер – сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның тәкъдимен Министрлар Кабинеты әгъзалары белән үткәрелгән киңәшмәдә тыңлаган.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин мобилизацияләнгән 80 меңләп ир-егетнең хәзер махсус хәрби операция зонасында булуын белдергән иде.


Фикер өстәү