Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә йөз тонна гуманитар йөк җибәрәләр

17 декабрьдә Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар йөк җибәреләчәк. Ярдәмнең Яңа ел алдыннан юллануын исәпкә алып, шул калалардагы балаларның һәммәсен тәм-том белән тәэмин итәргә булганнар.

Шулай итеп, Татарстан карамагындагы ике шәһәрдә яшәүче һәрбер сабый һәм укучыга икешәр бүләк җыелмасы: берсе – Татарстан Рәисе, икенчесе – республика вузлары советы исеменнән тапшырылачак. Рөстәм Миңнехановтан – барлыгы өч мең, югары уку йортлары советыннан – 2,9 мең бүләк иясен табачак. Тәм-том җыюга Зәй районы да өлеш керткән: аннан 500 бүләк юллана. Дәүләт Советы депутаты, “Бәхетле” генераль директоры Мөслимә Латыйпова исә фронттагы якташларыбызга алты мең данә Яңа ел җыелмасы юллый.

Моннан тыш алты фурага төялгән йөз тонна йөк арасында Луганск халык республикасында яшәүчеләр өчен хәзерге вакытта иң кирәкле әйберләрне дә күрергә мөмкин. Аерым алганда, “Ремэк” генераль директоры Валерий Абрамов, “ТК Сантехстройснаб” җәмгыяте җитәкчесе Алексей Прусаков Лисичанск һәм Рубежноега сантехника озата. Йөк авырлыгы – 750 кг.

Бу – “Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлеге оештырган 19нчы гуманитар колонна. Махсус хәрби операция башланганан бирле партия ЛНРга 133 йөк машинасы юллады. Бу 2 мең тоннадан артык ярдәм дигән сүз.

 


Фикер өстәү