Аннан (кемнән) үрнәк аласы?

Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында патриотик тәрбия турында сөйләштеләр

Ни өчен бездә һаман заман герое юк? Яшьләр кемнән үрнәк алырга тиеш? Алар Ватанны яратсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында бу сорауларга янә бер кат җавап табарга тырыштылар. Нинди нәтиҗәгә килделәрме? Җавабы – безнең язмада.

Театр яктылыкка…

Бүген яшьләр сокланырдай заман геройлары юк. Татарстан Рәисе катнашында узган әлеге чарада мәдәният министры Ирада Әюпова әнә шулай диде. Патриотизм турында сөйләгән чакта, яшьләрнең күбесенчә совет заманында популяр булган образларга таяна, чөнки бүген таянырдай образлар юк. «Аларны хәзер, әйтик, заманча сериаллардагы «ясалма» геройлар алыштыра. Яшьләребезне югалтмас өчен, мәдәният оешмаларының репертуарга кагылышлы сәясәтен яңартырга, барларга кирәк», – диде министр.

Шуннан соң ул Татарстан театрларының репертуарына күзәтү ясады, патриотик рухтагы спектакльләрне арттырырга кирәклеген әйтте. Тик телгә алынган кино сәнгатен театр белән бер үлчәүгә салу ни дәрәҗәдә дөрес икән? Ягъни беренчесенең йогынтысы һәм тамашачысы күбрәк булган заманда, яшьләр өчен кызыклы булырлык, Ватанга мәхәббәт уятырлык сыйфатлы фильм-сериаллар төшерү турында сөйләшергә вакыт җитмәдеме? «Бу начар», – дип төртеп күрсәткән вакытта, «яхшы»ны да тәкъдим итәргә кирәк бит.

Ирада Әюпова махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарына күрсәтелгән һәм күрсәтеләчәк ярдәм чараларына, музейларда бүгенге геройларга багышланган почмаклар булдыруга, авыл мәдәният йортлары һәм китапханәләрендә һөнәрчелек үзәкләре ачуга да тукталды. Гаилә елына аяк баскач, 1 февральдән «гаилә абонементы» эшли башлаячагын да хәбәр итте. Анысы исә төрле мәдәният оешмаларының бергә уздырачак чараларына гаилә белән бергә барырга мөмкинлек бирәчәк. «Киләсе елда театрларга гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга игътибар бирергә кирәк булачак», – диде ул. Һәм уңай мисал буларак Камал театрында бара торган «Ситса туй» спектаклен атады.

– Кызганыч, соңгы 30 елда без дәүләт идеологиясе турында сөйләшергә курыктык. Әмма Ватан белән бәйләп торучы асылыбызны аңламасак, тамырларыбыз турында уйламасак, киләчәккә атлау авыр булачак, – дип йомгаклады сүзен министр.

Үзебезгә – үзебез

Заманча драматургия күбрәк булсын, әмма классиканы да сакларга кирәк. Министр башлаган театр темасын «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев дәвам итте. Ул берничә тәкъдим белән чыгыш ясады. Беренчедән, татар драматургиясе классикасын күптомлы бер басмага җыярга кирәк. Театрларда һаман бер үк авторлар, һаман бер үк әсәрләр куелмасын өчен дә яхшы чара булыр иде ул. Икенчедән, безгә үзебез өчен режиссерларны үзебезгә әзерли башларга кирәк.

– Татар театры традицияләрен киләчәк буын режиссерларына тапшырасы иде. Моның өчен, татар театры каршында, Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендә махсус курс ясарга тәкъдим итәм, – диде Илгиз Зәйниев.

Бу тәкъдим – яңалык түгел. Шушындый утырышларда да берничә мәртәбә телгә алынган тема. Инде хәзер эшлисе генә калды.

Хагги-Вагги урынына – Барсик

Тәрбия һәм заман геройларына әйләнеп кайтыйк. «Алдынгылар хәрәкәте»нең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләймановның да ялкынлы чыгышы шул турыда иде. Аерым алганда, балаларның безнең традицион кыйммәтләргә туры килмәгән геройларга охшарга теләве турында борчылып сөйләде ул. Безнең балаларның әлеге дә баягы Хагги-Вагги уенчыгына, «Скибиди-туалет» ише веб-сериаллардагы геройларга, блогерларга мөкиббән китүен яхшыга илтмәячәген искәртте. Монысын аңлыйбыз, ә нәрсә эшләргә?

– Безгә үзебезнең яңа образларны булдырырга кирәк. Әйтик, Татарстанның милли символы – барс, – диде ул, кулындагы йомшак уенчыкны күрсәтеп. – Барс образы төрле формаларда – спектакльләрдә, мультфильмнарда, уенчыклар рәвешендә булырга тиеш. Олыракларга – «КамАЗ»лы узышлар, үзебезнең комикслар, фильмнар…

Сан

Тимур Сөләйманов сүзләренчә, бүген 10–13 яшьлек балаларның 65 проценты блогерлар карый, 55 проценты киләчәктә блогер булырга тели. 

Кыскасы, заман герое, милли герой темасы әле дә актуаль. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләре белән әйтсәк, булганнарын нигә күрсәтмибездер…

– Алар кем үрнәгендә үсә? Нәрсә карый? Безнең үрнәк итеп күрсәтердәй геройларыбыз күп бит! Махсус хәрби операция геройлары, спортчылар, хезмәт алдынгылары… Ник күрсәтмиләр аларны? Кем икәнлекләре, нинди гамәлләр башкарганнары турында нигә сөйләмиләр? – диде ул.

Иртәгә үк берни дә үзгәрмәячәк. Утырыш әнә шул фикер белән төгәлләнде.

– Яшь буынга патриотик тәрбия бирү – системалы эш. Ул гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә алып барылырга тиеш. Моның өчен мохит булдырырга кирәк. Ләкин бүген сөйләштек тә иртәгә нәтиҗәгә ирештек түгел – ни дә булса үзгәртер өчен вакыт кирәк, – диде Татарстан Рәисе.

 


Фикер өстәү