Татарстанда йомырка бәясе тагын да кыйммәтләнгән

Хәзер дистәсе уртача 113,3 сум тора.

Узган атнада Татарстанда йомырка тагын 8,75 процентка кыйммәтләнгән. Бу хакта “Татарстанстат” хәбәр итә.
Шулай итеп, хәзер бер дистә йомырка бәясе уртача 113,3 сум тәшкил итә.
Шул ук вакытта кыяр барыннан да күбрәк кыйммәтләнгән. Яшелчә бәясе 8,81 процентка (12,28 сумга) артып, килосы уртача 152,95 сумга җиткән. Помидор өченче урынга чыккан: хәзер килосы 181,09 сум тәшкил итә. Моннан тыш башлы суган, балалар өчен коры катнашма, кишер һәм чөгендер хакы 2-3 процентка “сикергән”.
Бәясе төшкән продуктлар да бар. Тавык ите бу җәһәттән беренче урынга чыккан (килосы 212,2 сумга калган). Эремчекнең килосы – 348,4 сумга, шикәр комы – 65,43 сумга кадәр арзанайган.


Фикер өстәү