Газетага язылып, бүләк отучылар: «Рәхмәт әйтеп кенә торабыз»

«Ватаным Татарстан» газетасы үз укучылары арасында бүләкләрне еш уйната.   . 2024 елның беренче яртыеллыгына язылучыларны да саллы бүләкләр көтә. Иң күңеллесе: бездән күчтәнәч алган һәркем редакция белән элемтәне өзми, хәл-әхвәл белешеп торабыз. Яңа ел алдыннан аларга шалтыратып, кәефләрен сораштык. Бездән алган бүләкләре һаман да хезмәт итә, үзләре безгә рәхмәт укый икән.

Саимә Харисова, Әлмәт районы, Яңа Кәшер авылы. 2020 елда суыткыч отты.

– Мин ул чакта бүләк отканыма башта ышанмадым да.  Газетада исем-фамилиямне күргәч, аптырап киттем. Аннан: «Саимә, сөен!» – дип, үземне селкетеп җибәрдем. Гомерем буе алдырган газетамнан бүләк от әле! Телсез дә калырсың. Моннан 18 ел элек йорты янып беткән кеше мин. Анда да яхшы кешеләр булышты. Сездән суыткыч алганда да шаккаттым. Суыткычым юк иде бит. Казанга барып, коллектив белән күрешеп кайтуымны әле дә онытмадым. Бик якын кешеләремә әйләндегез. Хәзер суыткычны ачкан-япкан саен сезне искә төшерәм. Гомерем буе рәхмәт укырмын. Быел әле язылырга өлгермәдем. Хат ташучыны көтеп торам әле. Ул керүгә, язылып, сезгә квитанциясен юллар идем.

Кадрия Шәйдуллина, Чүпрәле районының Түбән Каракитә авылы. 2020 елда телевизор отты.

Мин телевизор откач, күршеләр белән очрашып, рәхәтләнеп чәй эчтек. Авыл халкы шаккатты инде. Уйламаганда бүләк бирсәләр, рәхәт бит ул. Газетагызны бик яратам. Башта үзем укыйм, аннан кешеләргә укытам. Быел 85 яшьлек Сания апа Шакирова үзе язылып кайткан. «Син укыганны көткәнче, үземә килсен әле», – ди. Газетада төпле, кирәкле язмалар гына басылуын бар кешегә сөйлим. Әллә ничә кешене яздырттым инде. Барыбызның да квитанцияләрен җибәрдек. Хәзер бүләк уйнатканны көтәбез.

Әнисә Хәсәншина, Зәй районының Дүртмунча авылы. 2022 елда тандыр алды.

– Рәхәтләндек без ул тандырга. Машинага сыймыйча куркытса да, бакчада үз урынын тапты. Җәй буе оныкларны сыйладым. Шалт итәбез дә шашлык пешереп алабыз. Бер ягып җибәреп, кыздырып аласың да, карыйсы да түгел. Ризык көйми дә, үз җылысында пешеп тора. Ул вакытта бүләк отып булмасмы дип квитанция җибәреп йөргәндә, авылдашларым, ышанасыңмы шуңа, дигән иде. Янәсе, дөрес уйнатмыйлар. Бүләкне алып кайткач ышандылар инде. Тандырны күршеләрем дә кереп карады.  Мин бүләк өчен сезгә гел рәхмәт укыйм. Газетага быел да язылдым. Интернетта да карап барам. «ВТ»ны бездә яраталар. Ирем дә, балалар да укый. Бүләкле булу өстенә сезнең дуска әйләнүемә дә сөенәм. Һәрберегез якын. Иҗат уңышлары телибез. Язылучыларыгыз күп булсын.

Фирдәүсә Мингалиева, Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылы. 2020 елда     кер юу машинасы отты.

– Кер юу машинасы оттыгыз, килеп алыгыз, дип шалтыраткач, кан басымы күтәрелеп киткән иде. Баштарак ышанмадым да. Бүләк өчен көн дә рәхмәт укыйм. Шулкадәр яраттым мин аны. Балаларым да: «Әнигә нинди зур бүләк булды бит!» – дип сөенеште. «Бигрәк бәхет елмайды сиңа», – диләр. Балалар бакчасында эшләүче хезмәттәшләрем барысы да сезнең газетага языла. Бөтен кешегә мактап сөйлим. Әле менә үзем киләсе елга язылмаган. Бер-ике көн эчендә язылып чыгабыз инде. Аннары квитанциябезне җибәрербез. Кем белә, бәхет тагын елмаймасмы? «ВТ»ны бик ошатып укыйбыз. Бар язмалары да күңелгә якын. Рецептларны кулланабыз. Сез минем якын дусларыма әйләндегез.

Шамил Вәлиев, Арча. 2021 елда велосипед алды.

– Әнием, «ВТ» га язылып, квитанцияне бәйгегә җибәргәнен әйтмәгән дә иде. Җиңдегез, дип шалтыраткач, бик рәхәт булды. Инде тормышымда да, эшемдә дә үзгәрешләр бар. Йөргән кызыма тәкъдим ясадым. Апрельдә туй итәргә исәп. Эшемдә вазыйфамны күтәрделәр. Әнием  генә авырып китеп куркыткан иде. Шөкер, әкренләп уңайлана инде. Аның янында абыем бар. Ул тәрбияли. Әле абыемның да хатыны үлеп китте. Хәзер баласын ул үстерә.  Тормыш шулай инде, күңелле хәлләр белән борчуы да бергә бара. Алга таба бар да яхшы булсын иде, дип телим. Әниебез исән-сау булып, авырлыкларын бергә җиңеп, борчуларда терәк булсак иде. Мин сезгә бик рәхмәтлемен. Бүләк отканымны газетада язгач, Арчадагы дуслар котлады. Интернетта да минем өчен шатланучылар күп булды.

Фаварис Галиев, Балтач районының Смәел авылы. 2022 елда мини-трактор отты.

– Тракторымны олы улыма бирдем. Авылда тора ул. Янына төрле җайланмалар алып җибәрде дә әллә ниләр эшли хәзер. Минем бүләк отканны белгәч, каян гына котламадылар. Гомерем буе «Ватаным Татарстан» алдырган кеше бит мин. Сезгә язып та тордым әле. Әмма мине котлаучылар арасында Арча районының Шурабаш авылында яшәүче мари карты Федордан килгән хат иң якыны булды. Хатынымның әнисе белән бергә эшләгән икән ул. Шулкадәр матур итеп котлап язган иде. Быел да газетага язылдым. Бүләк тә отасым килә. Бәхет эшен кем белсен, әллә тагын җиңәрмен! Тормышыма килгәндә, 82 яшемне тутырдым. Хатыным авырып китте, аны тәрбиялим. Вакыт табып, китаплар да язам. Бастырырга ярдәм итеп торучылар бар. Менә авыл тарихын барлый идем әле. Эше күп калмады инде.  Шигырьләрем дә бар. Балалар өчен язганын шагыйрь Ленар Шәех алып киткән иде. Бәлки басылып та чыккандыр, үзем күрмәдем әле. Шулай итеп, картаерга да онытып яшәп яту. Сәламәтлек кенә булып торсын инде.

 Әнисә Гатиятова, Саба районының Олы Кибәче авылы. 2022 елда суыткыч отты.

– Бүләкне алып кайткач, әллә ничә кешене газетага яздырттым. Суыткычны күреп тә кызыктылар инде. Газетагызны бик яратам. Киләсе ел өчен 12 төрле басмага язылып куйдым инде. 7 мең сум акча тоттым. Аның каравы кыш буена укып кына ятасың. Иремә спорт турында язма белән атналык программа җитә. Ул телевизор карый, мин көн-төн укуда инде. Малларыбыз күп. Сыер савам, атыбыз, үгезебез, бозауларыбыз бар. Аларны бергәләп карыйбыз. Мин газеталарны төнлә генә укый алам. Йокым калса кала, һәр хәрефен укып чыгам. Әле менә шатлыгыбыз бар. Ноябрь аенда улыбызны өйләндердек. 65 яшьтә дип тормыйм, заманнан да калышмаска тырышам. «ВТ»ның социаль челтәрләрендәге сәхифәләрен дә карап барам. Зур эш башкаруыгыз өчен мең рәхмәт сезгә!

 

 


Фикер өстәү