Яңа ел төнендә: Айдар Галимов – таксист, Салават – җитәкче, Гөлназ Асаева – Кар кызы?

Айдар Галимов – таксист, Салават – җитәкче, Гөлназ Асаева – Кар кызы?.. Ел саен Яңа ел якынлашканда татар эстрадасы җырчыларыннан актер һәм актрисалар ясаучы мюзиклда барысы да булырга мөмкин. «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы бу юлы 31 декабрь төнендә нәрсә күрсәтәчәк? Могҗизага бай мюзиклны ничек төшерәләр?

«Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы өченче ел рәттән Яңа ел төнендә татарча мюзикл күрсәтәчәк. Хәзерге вакытта съемкаларның соңгы көннәре бара. Без дә аларны күзәтеп, камера артында кала торган хәлләрне үз күзләребез белән күреп кайттык.

Таксист абый

Без килгәндә, бик тырышып, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовтан таксист «ясыйлар» иде. Ул арада җырчы сүзләрен кабатлый торды. Бу – аның катнашындагы өченче мюзикл.

– Һәр мюзикл – үзе бер вакыйга. Ел саен яңа темалар, яңа рольләр, дигәндәй. Быелгысы тагын да кызыклырак кебек. Әтием – шофер, үзем дә – автотранспорт техникумында укыган кеше. Таксист булып карау – минем өчен бик кызыклы тәҗрибә, – дип сөйләде безгә Айдар Галимов.

Җырчы Казанга ике көнгә килгән. Шул арада Айдар Галимов катнаша торган бөтен күренешләрне дә төшереп бетерергә кирәк. Әйтик, без барган көнне төшерү процессы, план буенча, кичке дүрттә башланып, иртәнге өчкә кадәр дәвам итәргә тиеш иде. Бу көннәрдә һава торышының нинди булуын да исәпкә алсак, шактый катлаулы шартларда төшерелде.

Төшерү процессыннан бер кызыклы факт. Мюзиклны төшерер өчен, берничә сәгатькә Казанның бәйрәм утларын кабыздылар. Ә рәсми рәвештә алар киләсе атнада гына яна башлаячак.

Йокыдан торган Кыш бабай

Мюзикл нәрсә турында булачак соң? Борын-борын заманда… түгел, 1999 елда Кыш бабай, дөньясыннан арып, туеп, йокыга тала. Һәм 2023 ел тәмамланып, 2024кә аяк басканда гына уяна.

– Аңлашыладыр инде: чирек гасырга якын вакыт узган, дөнья үзгәргән, Казанны танып та булмый. Шулай итеп, безнең Кыш бабай шоферсыз такси, «акыллы колонка» ише заманча технологияләргә шаккатып йөри, шәһәрнең танымаслык булып үзгәрүенә исе китә. Ул күп нәрсәне югалтканын аңлый. Әмма шуңа инана: кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр генә үзгәрешсез калган, – дип сөйләде «Татарстан – Яңа Гасыр» каналының башкарма директоры, мюзиклның креатив продюсеры Алинә Сөләйманова.

Мюзиклны «Кайт әйдә, Кыш бабай!» дип атаганнар. Аны 31 декабрь төнендә – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлавы алдыннан күрсәтәчәкләр.

– Бер сәгатьтән артык барачак мюзиклда дүрт җыр яңгыраячак. Күбесе – премьера. Башыннан ахырына кадәр Илсөя Бәдретдинованың «Чыршы, чыршы» җырын ишетәчәксез. Соңыннан җырчы кадрда да пәйда булачак әле, – дип, кайбер серләрен ачты итте креатив продюсер.

Идея авторлары – Альберт Шакиров, Данил Гыйниятов.

Сценарист – Илдар Кәримов.

Режиссер-куючы – Олег Кондрашов.

Илсөя Бәдретдинова – үзен, Гөлназ Асаева – Кар кызын, Салават Фәтхетдинов җитәкчене уйнаячак. Алардан тыш, мюзиклда Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Алсу Әбелханова, Җәвит Шакиров, Илнар Миранов, Ләйсән Мәхмүтова, Рамил Шәрәпов, Илдус Садыйков һәм башка җырчы-артистлар төшкән. Ә Кыш бабай кем дисезме?.. Ә менә анысы әлегә сер булып кала.

– Узган ел без хәситә турында сөйләдек. Быел исә бераз тылсым, могҗиза өстисе килде. Шуңа да быел Яңа елның төп персонажларын катнаштырырга булдык, – диде Алинә Сөләйманова.

«Кайт әйдә, Кыш бабай!» мюзиклын Яңа ел ялларында кабатлап та күрсәтәчәкләр. Көнен алдан хәбәр итәрләр. Кем белә, бәлки, аны карагач, могҗиза һәм тылсымга ышаныч артыр…

 

 


Фикер өстәү