Чыршы бәйрәменә килгән сабыйлар:  «Әтине сагынабыз»

 «Әкият» курчак театрында быел беренче чыршы бәйрәме узды. Ул әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан балалар өчен булды. Әлеге чараны Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кызлар берләшмәсе үткәрде.

– Ел саен без, хатын-кыз депутатлар, Яңа ел бәйрәмен шушы чарадан башлап җибәрәбез. Бүген 141 бала кунакка килде. Алар арасында физик мөмкинлеге чикләнгән сабыйлар да бар. Бирегә һәлак булганнарның, яраланып кайтканнар, алгы сызыкта илне саклаучыларның балалары чакырылды. «Герой хатыннары» оешмасы аша да күп кенә балалар килде. Киләчәктә тагын да күбрәк балага мондый тамаша күрсәтергә ниятлибез, – ди «Мәрхәмәт» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.

«Герой хатыннары» оешмасы җитәкчесе Оксана Бородина, балаларга бәйрәм бүләк иткәннәре өчен, депутатларга рәхмәтен җиткерде.

– Әтиләрен сагынып яшәгән сабыйларга нинди зур бүләк булды, – диде ул.

Казанда яшәүче Лариса Идрисованың өч баласы да әтиләренең тизрәк өйгә кайтуын көтә.

– Без бу бәйрәмгә узган ел да килгән идек. Балаларга әкият тә, тамаша да ошады. Тизрәк иремнең кайтуын көтәбез. Әлегә ул госпитальдә дәвалана. Яралары төзәлгәч, кире махсус операция зонасына китәчәк. Барам, дип тора. Холкы шундый инде аның. Ватанны кем саклар, ди. Без исә, исән генә булсын, дип теләп торабыз, – ди Лариса.

Гөлбану апа Халикова оныгы белән килгән. Кияве махсус хәрби операциядә катнашкан. Яраланып, хастаханәдә дәвалана икән.

– Кияү киткән чакларны искә алуга, күңелем тула. Бик авыр көннәр иде ул. Өч оныкны карашырга булыштым инде. Әле ярый авырлыкны бергә күтәрдек, – ди Гөлбану апа. – Әлеге тамашаны оныгым бик яратты. Әтиләре махсус хәрби операциядә катнаша торган гаиләләргә дәүләт тарафыннан ярдәм зур, ташламыйлар.

Балалар башта рус халык әкиятенә нигезләнгән «Морозко» спектаклен карады. Аннары инде Яңа ел тамашасы дәвам итте. Бәйрәмнән аларның һәркайсы Кыш бабай бүләге белән китте.

 


Фикер өстәү