Республикада иң яхшы яшь комбайнчыларны бүләкләделәр

Бүген Игенчеләр сараенда «Хезмәт кешесен данлыйбыз» 14нче республика конкурсының финалы узды. Бүген Игенчеләр сараенда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләделәр, дип яза «Татар-информ».

Зәй районының «ЗАЙ» агрофирмасыннан Рөстәм Мөхәммәтдинов республиканың иң яхшы яшь комбайнчысы булды. Икенче урынны Мөслим районының «Август-Мөслим» ҖЧҖеннән Фаил Гыйззәтдинов, ә өченче урынны Бөгелмә районыннан «Северная Нива» хуҗалыгының яшь механизаторы Илья Тетиков алды.

Шәхси суктыру нәтиҗәләре буенча конкурс финалына республиканың 17 районыннан 22 катнашучы узды. Ярышларның беренче көнендә алар теоретик тестлар узды, жюри сорауларына җавап бирде һәм техника белән эшләү осталыгын күрсәтте.

«Сезнең катлаулы хезмәтегез һәм эшкә җаваплы каравыгыз нәтиҗәсендә без агросәнәгатьнең барлык юнәлешләр буенча тотрыклы үсеш саклыйбыз. «Хезмәт кешесен данлыйбыз» конкурсы үсеп килүче буында хезмәт күнекмәләрен формалаштыру, шулай ук авылда эшче һөнәрләрен популярлаштыру кебек мөһим миссия белән 14 нче тапкыр уздырыла», — диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

«Сез сайлаган юл бик дөрес! Республикада авыл хуҗалыгы үсә, республика җитәкчелеге, безнең Президент Рөстәм Миңнеханов, федераль министрлык тарафыннан тармакка сизелерлек зур ярдәм күрсәтелә. Яңа технологияләр, техника, цифрлаштыру, белгечләр ярдәме белән без алга барабыз», — диде ул.

Яшь конкурсантларга шулай ук Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев рәхмәт сүзләрен җиткерде.

/Татар-информ


Фикер өстәү