Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешүне киләсе елда да төзеп булачак

Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча килешүне киләсе елда да төзеп булачак. Бу хакта матбугат очрашуында «Газпром трансгаз Казан» оешмасы генераль директоры урынбасары Михаил Фролов әйтте.


“Татарстанда 1,6 миллион абунәче физик зат исәпләнә. Аларның 10 процентка якыны яңа килешү төзергә өлгерде инде. Закон кабул ителсә дә, әлеге эшне тиз генә бетереп булмаячагы аңлашыла. Шуңа күрә килешүләр төзүне киләсе ел азагына кадәр дәвам иттерергә җыенабыз. 2024 ел беткәнче штрафлар да булмаячак. Халыкка күпләп хәбәр сала башласак, тагын ыгы-зыгы башланырга мөмкин. Шуңа күрә билгеле бер график буенча гына эшлибез. Газ оешмасына чакырып шалтыратканны көтсәгез, яхшырак. Авылда яшәүчеләргә иң соңыннан хәбәр салачакбыз”, – диде ул.
Михаил Фролов әйтүенчә, газдан өзү һәм штраф салу ул – килешү төзергә теләмәүчеләргә карата кулланыла торган иң соңгы чара. “Ягъни әгәр физик зат шалтыратып чакырганнан соң да газ бүлекчәсенә килми икән, аңа бу хакта язмача хат җибәрелә. Аны да күрмәмешкә салынса, без Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәбез. Алар да, административ эш кузгатканчы, абунәче белән элемтәгә кереп караячак әле. Әнә шуннан соң да файдасы булмаса, штраф кына кала. Физик затларга ул – 1000–2000 сум, юридик затларга исә 40 меңнән 100 мең сумга кадәр тәшкил итә”, – диде «Газпром трансгаз Казан» оешмасы генераль директоры урынбасары.


Фикер өстәү