Торак-коммуналь хезмәтләргә кәгазь буенча түләүдән баш тартырга җыеналар

Россиядә яшәүчеләргә, кәгазь “платежка”дан баш тарту мөмкинлеге биреп, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү турында башкача хәбәр бирү ысулын табарга ниятлиләр. Дәүләт Думасының Гражданнарның торакка хокукын тәэмин итү буенча комиссиясе бу җәһәттән Краснодар крае Законнар чыгару җыенының закон проектын хуплаган, дип яза “Известия”.

Дума комиссиясе бәяләмәсенә караганда, депутатларның Торак кодексына тәкъдим иткән төзәтмәләре коммуналь хезмәтләргә һәм капиталь ремонтка альтернатив юл белән түләү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Шул ук вакытта парламентчылар билгеләп үткәнчә, бу яңалыкны кабул итү кешенең яшәү урынының факттагы яшәү урынына туры килмәү проблемасын хәл кылу мөмкинлеге бирәчәк. Шул ук вакытта ул төбәкләрнең бюджет акчасын янга калдыру мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү