Ким Чен Ын Оренбургтагы хәлләргә бәйле рәвештә Путинга кайгы уртаклашу җиткергән

Корея халык демократик республикасы (КНДР) җитәкчесе Ким Чен Ын Россия Президенты Владимир Путинга Оренбург өлкәсендә су басуга бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телгераммасы җибәргән. Бу хакта “Татар-информ” ЦТАК (КНДРның дәүләт мәгълүмат агентлыгы) мәгълүматларына таянып яза.

Төньяк Корея лидеры ил Хөкүмәте, халкы һәм шәхсән үз исеменнән Россия Президентына һәм аның аша Хөкүмәткә, Оренбург өлкәсендә су басудан җитди матди зыян күрүчеләргә кайгы уртаклашу сүзләре белдергән.

Ким Чен Ын шулай ук табигать афәтенең аянычлы нәтиәләрен тизрәк юкка чыгару һәм зыян күрүчеләргә иминлек теләгән. Моннан тыш ул Төньяк Корея халкының һәрвакыт Россия халкы белән бергә булачагын белдергән.

Исегезгә төшерәбез: 5 апрельдә Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә, Урал елгасы дамбасы җимерелү сәбәпле, шәһәрнең бер өлешен су баскан. Мэриядән хәбәр ителгәнчә, дүрт кеше һәлак булган. Россия Тикшерү комитеты “Төзелеш эшләрен алып барганда иминлек кагыйдәләрен бозу” һәм “Эшкә карата битарафлылык” статьялары буенча җинаять эше кузгаткан.

Оренбург өлкәсендә 2,5 меңнән артык йортка язгы су кергән


Фикер өстәү