Чит илләр лидерлары Владимир Путинны сайлауда җиңү белән котлый

Россиядә Президент сайлавындагы тавышларны исәпләү әле рәсми төстә төгәлләнмәсә дә, бүгенге дәүләт башлыгы Владимир Путинны берьюлы берничә чит ил лидеры котлаган инде. Әйтик, Кытай һәм Корея Халык Демократик Республикасы, Куба, Венесуэла, Үзбәкстан һәм Таҗикстаннан котлаулар килгән. Көнбатышның кайбер илләре исә сайлауны, ирекле һәм намуслы узмады, дип, Россиянең яңа төбәкләрендә тавыш бирү нәтиҗәләрен танымаска вәгъдә иткән, дип яза “Forbes”.

Кытай Тышкы эшләр министрлыгы Владимир Путинны сайлауда җиңү уңаеннан котлаган. “Кытай һәм Россия – дустанә, көчле күршеләр һәм яңа дәвердә бик зур стратегик партнерлар булып тора”, – дип билгеләп үткән тышкы сәяси ведомство вәкиле.
Владимир Путинга тәүге котлауны исә Венесуэла Президенты Николас Мадуро җибәргән.

“Венесуэла халкы исеменнән Венесуэла Президенты Николас Мадуро Президент Владимир Владимирович Путинны һәм аның сәяси хәрәкәтен 2024-2030 елларга Россия Федерациясе Президенты сыйфатына яңадан сайлануы уңаеннан котлыйбыз! Данлыклы Россия халкына демократиягә тугрылыгы өчен рәхмәт белдерәбез!”,– диелгән котлауда.
Президентка Никарагуа лидеры Даниэль Ортега һәм Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын да котлау юллаган.


Фикер өстәү