Зөядәге Май чабу бәйрәме ничек узды?

Узган ялларда Зөя утрау-шәһәрчегендә (Свияжск) Май чабу (Масленица) бәйрәмен билгеләп үттеләр. Гадәттә, бу йола җиде көн буе бәйрәм ителә. Зөя утрау-шәһәрчеге кунаклары уйнап-көлеп кышны озатты һәм язны каршы алды.

Чират күп

Быел халык, гадәттәгечә, бик күп җыелган иде. Шау-гөр килделәр. Әмма, ни кызганыч, машина куяр өчен парковка урыннары барысына да җитмәде. Зөя утрау-шәһәрчегенә таба бара торган юл ике яктан да машина белән тулы иде. Шуңа күрә без дә Свияжскийга барып җитәргә өч чакрым кала машинадан төшеп жәяүләп киттек. Нәтиҗәдә, машинада барып җитәсе ике минутлык юлны без җәяү ярты сәгатьтә үттек. Халык буш урыннар булмавына зарланды инде.

Аңлашыла, Май чабу бәйрәменә халык күңел ачарга һәм шул исәптән коймак белән сыйланырга килә. Әмма коймак, шашлык, чәйләр сата торган мәйданчыкларындагы чиратларны күргәч, күпләрнең моңа сабырлыгы җитми. Йошкар-Оладан килгән бәйрәм кунагы да шундыйлар исәбендә.

– Бирегә беренче тапкыр килүем. Шундый зур бәйрәмдә пирог, төрле тәм-том, коймаклар күбрәк булыр дип өметләндем, әмма чынлыкта коймак ашап булмады. Чират! Аны белә торып күбрәк сата торган урыннар ясарга була иде бит, – диде Зоя Анисимова.

Төркия башкаласыннан килгән Барыш исемле яшь егет тә Май чабуда коймак белән сыйлана алмады. Әмма ул бәйрәмне бик ошатты. Дуслары белән бергәләп әйлән-бәйләндә йөреп күңел ачты. «Бу миңа рус телен өйрәнү өчен дә менә дигән мөмкинлек», – диде ул.

Моңа өстәп, биредә Кытайдан, Һиндстаннан килгән кунаклар да бар иде. Кыскасы, Май чабу йоласы төрле халыкларны берләштерде.

Май чабу килә, коймак һәм бал алып килә!

Кунакларны борынгы рус рецептлары буенча пешкән коймаклар көтә иде. Бәйрәм булгач, коймак рецептларын да сорашырга булдык.

– Бу әбием кызу мич каршында пешерә торган коймак рецепты, – дип сөйләде сатучыларның берсе. – Шундый ук кабарынкы коймак өчен сезгә он, тоз, шикәр, изге су, саф һава һәм яхшы кәеф кирәк булачак.

Моның белән бәхәсләшеп тә булмый. Нәкъ шулайдыр! Гадәти генә коймакка чират җыелмас иде.

Безгә дә коймак белән сыйланырга бәхет елмайды. Бер ярты сәгатьләп көткәч, алар тагын да тәмлерәк тоелды хәтта. Кинәт кенә пар чыгарып, гөжләп утырган самавырларга игътибар иттем. «Бу самавырга инде 114 яшь!» – диде самавырга чыра өстәп торучы егет.

Барысын да җәлеп итте

Зөя утрау-шәһәрчеге кунакларын бәйгеләр, төрле күңел ачулар, йолалар, ярышлар, әйлән-бәйләннәр һәм мастер-класслар көтте. Май чабу бәйрәменә күбесе гаиләләре белән килгән иде. Шуңа күрә балалар өчен дә кызыклы остаханәләр әзерләнгән иде. Әйтик, нәни кунаклар кәгазь битлек йә табигый материаллардан курчак ясый алды. Моннан тыш кунакларга музей ишекләре дә  ачык иде.

Бәйрәм кысасында халык иҗат коллективлары катнашында бию интерактивлары, флешмоб, уен һәм ярышларда күңел ачты. Кыскасы, һәр кеше үзенә ошаган шөгыль таба ала иде бу көнне.

Яндырырга!

Май чабу бәйрәмнең кульминациясе традицион рәвештә карачкы яндыру иде. Бу йола кышны озатуны һәм яз килүне аңлата.

Әлеге минутны халык аеруча зарыгып көтте. Сабырсызланып: «Яндырырга!» – дип кычкырып торучылар да табылды. Нәтиҗәдә оештыручылар бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләрен таратканнан соң кышкы карачкыны яндырырга булды.

 

Диана КАРПОВА, КФУ студенты


Фикер өстәү