Евгения Храмова сайлау нәтиҗәләре турында: «Ил халкы үз сүзен әйтте»

Илдә узган өч көнлек Россия Президентын сайлау барышында ил халкы үз сүзен әйтте. Сайлауның нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатия кафедрасы доценты, сәяси фәннәр кандидаты Евгения Храмова әнә шулай дип белдерде.

– Сайлау – ул һәрвакытта да алдан көтелгән нәтиҗә дип әйтә алмыйм. Чөнки җәмгыятьтә сайлау нәтиҗәләренә бәйле фикер барлыкка китерүдә иҗтимагый фикер лидерлары, мәгълүмат чаралары да берникадәр дәрәҗәдә катнаша. Халык арасында тотрыклы күзаллау барлыкка килә һәм безне, билгеле ки, шуңа ышандырырга тырышалар, – диде ул.

Белгеч әйтүенчә, халык үз фикерен сайлаулар барышында белдерә.

– Сайлау нәтиҗәләре – ул халыкның сайлау күрсәткече. Җәмгыять үз сүзен әйтте. Илдә яшәүчеләр илнең киләчәген нәкъ менә шулай күрә, – дип белдерде Евгения Храмова “ВТ” хәбәрчесенә.


Фикер өстәү