Казан дәүләт автоинспекциясендә иң күп авария булган районнарны атадылар

Казан дәүләт автоинспекциясендә быелгы кышның иң күп авария булган районнарын атадылар. Гыйнвар һәм февраль мәгълүматлары буенча, куркыныч саннарның иң күбе Совет районында теркәлгән. Бу районда 1768 юл-транспорт һәлакәте булган.

Идел буе районында 1333 авария булган. Өченче урында – Вахитов районы. Башкаланың үзәк районында 975 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Яңа Савин районында – 773, Киров районында – 608, Авиатөзелеш районында – 481, Мәскәү районында 425 авария булган.
Гомумән алганда, Татарстан башкаласында ике айда 7713 авария булып, аларда 5 кешенең гомере өзелгән, тагын 280е имгәнгән.


Фикер өстәү