«Идел-йорт» халык театрлары фестиваленең гран-прие Актанышка булды

«Идел-йорт» халык театрлары фестиваленең йомгаклау өлеше быел иң кыска көнгә, 21 декабрьгә туры килде. Пандемиягә бәйле кыенлыкларны җиңеп, Камал сәхнәсенә янә җиңүче күтәрелде. Быел гран-при Актаныш районы Киров авылы халык театрына, Талха Гыйниятуллин әсәре буенча куелган «Җир белән күк арасында» спектакле өчен бирелде. Хәер, актанышлыларның  бу бүләкне беренче тапкыр гына алулары түгел инде.

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге белгече Гөлназ Мифтахова әйтүенчә, быел «Идел-йорт» гадәти булмаган шартларда узган. Пандемия сәбәпле аның барлык турлары да онлайн форматта үткән. Бу очракта инде халык театры артистларының уйнау осталыгына гына түгел, спектакльне видеога төшерү сәләтенә дә игътибар итәргә туры килгән:

– Быел Татарстан буенча 37 район катнашты, төбәкләрдән 12 гариза килде. Бу – күп түгел, әмма быелгы вазгыятьтә аз да түгел. Турлар онлайн форматта үтте, өченче тур исә онлайн конференция рәвешендә узды. Камал театры сәхнәсендә спектаклен күрсәтү хокукы исә, гран-при алган коллективка бирелә. Быел гран-при Актаныш районы Киров авылы халык театрына бирелде. Әлеге коллектив бер миллион сум күләмендә акчалата бүләк алачак. Жюриның җиде әгъзасы нәкъ менә Киров коллективын бертавыштан сайлады. Чөнки аларның әзерлекле коллектив булуы әллә кайдан күренеп тора. Икенчедән, спектакльне бик әйбәт төшерә дә белгәннәр. Быел әнә шул якка да игътибар итәргә туры килде. Гомумән, быелгы елны мәдәният оешмаларының онлайн форматка күчү елы дип тә билгеләп үтәргә була. Яшерен-батырын түгел, бөтен халык театрлары да моңа әзер түгел иде.

Актанышның «Идел-йорт»та даими билгеләнеп торуы табигый. Чөнки әлеге районда илледән артык коллектив, Актанышның үзендә муниципаль театр һәм дәүләт бию ансамбле бар. Тагын кайсы район шулкадәр мәдәни оешмалары белән мактана алыр икән? Хәер, эш анда түгел. Хикмәт – кировлыларның авыллары белән театр уйнарга яратуында. Киров авылы җирлеге башлыгы Илфак Гаянов менә ниләр сөйли:

– Киров авылы театры 35 ел элек оешкан. Бик актив ул, гран-при яулавы да беренче генә түгел. Авыл халкы театр җанлы безнең, хәтта мине дә спектакльләрдә уйнаталар. Үзем Богады авылыннан килеп эшлим, шуннан чыгып, болай дип әйтеп була: кайсы авыл биюгә тартыла, кайсы театрга, кайсында һөнәрчелек чәчәк ата. Киров халкы театрны уйнарга да, карарга да ярата.

Жюри рәисе Нияз Игъламов исә, бөтен өмет – аларда, дип исәпли:

– Мин халык театрларының күплегенә шаккатам. Нинди авыр заманда бит ул! Үзегез беләсез, тел мәсьәләсе дә кискен тора. Шуңа күрә Ходай биргән менә бу күренешне сакларга, халык театрларын телне, милли үзенчәлекләребезне саклауда файдаланырга кирәк. Шуңа да әлеге коллективларга игътибарлы булырга, укулар оештырырга, профессионаллар белән мастер-класслар үткәрергә кирәк. Бу юнәлештә эш бара инде.

Сүз уңаеннан, «Идел-йорт»та беренче урынны – Минзәлә, икенче урынны Актаныш районының Иске Сәфәр һәм Мамадыш театрлары алды. Өченче урынга Биектау районы мәдәният йорты театры лаек булды.

Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү