Коронавирусны юкка чыгара торган үсемлек барлыгын ачыклаганнар

Төче тамыр (солодка) үсемлеге тамырындагы глицирризин кислотасы коронавирусны юкка чыгарырга мөмкин. Германиянең Эссен университеты клиникасы галимнәре әнә шуны ачыклаган, дип яза “РИА Новости”.

Белгечләр лаборатория тикшеренүләре өчен төче тамыр сыгынтысына ковид-19 вирусын кушып, шундый нәтиҗә чыгарган. Моңа нигезләнеп, алар әлеге үсемлектән чәй ясап эчүнең коронавирустан котылуга ярдәм итәргә мөмкин булуын күздә тота икән.

Моңа кадәр микробларга һәм ялкынсынуга каршы үзенчәлекләргә ия булган глициррин кислотасының вирусларны үтерүгә дә сәләтле булуы гади герпес һәм башка вируслар мисалында расланган.

Тикшеренү авторлары билгеләп үткәнчә, төче тамырның коронавируска үтергеч тәэсирен медицинада куллану өчен җентекләбрәк өйрәнәсе бар әле.  Әмма инде бу матдәнең организмга бернинди дә зыян китермәве мәгълүм.


Фикер өстәү