Республикада Россия Президентын сайлау нәтиҗәләре буенча барлык протоколлар тикшерелгән. Татарстанда яшәүчеләрнең 88,74 проценты гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин өчен тавыш биргән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматарына таянып, “Татар-информ” хәбәр итә.
Сайлауда Николай Харитонов (КПРФ) – 4,83 процент, Леонид Слуцкий (ЛДПР) – 3,93 процент, Владислав Даванков («Новые люди») – 1,53 процент тавыш җыйган.
Әлеге саннар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә раслангач, рәсми нәтиҗә булып саналачак.