Оренбург өлкәсендә язгы ташуга каршы көрәш дәвам итә. 2556 торак йортка язгы су кергән, дип хәбәр итә җирле хакимият вәкилләре.
Хәзерге вакытта иң катлаулы вазгыять – Орск шәһәрендә. Биредә Урал елгасындагы дамбаны язгы ташу җимерү аркасында, шәһәрне эвакуацияләү дәвам итә.
“Бүген иртән су күтәрелү дәрәҗәсе 9,27 метр тәшкил итте һәм хәзер дә күтәрелә бара. Бу – куркыныч дәрәҗәдән дә ике метрга биегрәк”, – дип вазгыятьне аңлаткан шәһәр башлыгы Василий Козупица.
Кайбер мәгълүматларга карагнада, шәһәрдә 600ләп хуҗалыкка су кергән. Үлүчеләр дә бар: суда өч кешенең мәетен тапканнар. “Үлү очраклары су басу белән бәйле түгел”, – дип хәбәр иткән “РИА Новости” басмасы.