Җырчы Альберт Вәлиуллин: «Мин сәхнәне сагындым»

Күпләргә радио дулкыннары, социаль челтәрләр аша таныш Альберт Вәлиуллинның Казанда тәүге концерты узды. Беренчесе булуга карамастан УНИКС залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Килеп утыруга инде ничә айлар буе тыңлап туймаган җырчым өчен сөенеп куйдым. Зал тулы булу җырчы өчен үзе бер бәхет бит инде ул.

Кем соң ул, Альберт Вәлиуллин диюче табылыр. Чаллы егете. Әти-әнисе Әлкинекеләр. Яшь чагында “КамАЗ” заводы төзелгән чорда шәһәргә юл тотканнар. Альбертның үзеннән ике яшькә генә олы апасы бар. Кызганыч, әтиләре генә исән түгел. Альбертка 8 яшь вакытта кинәт кенә үлеп китә. Табиблар йөрәк, ди. Әниләре ике баласын бер ялгызы тәрбияләп үстерә.
Гаиләсенә килгәндә, Альбертның хатыны үзеннән 8 яшькә яшьрәк. Алар Рузанна белән 16 ел бергә яшиләр, 11 яшьлек Әлимхан исемле ул үстерәләр. Концерт көнне сәхнәдән хатыны белән таныштырмаса да, чәчәк бирергә чыккан “теща”сын минем әби дип күрсәтте ул. Җырчы “Әнкәй” җырын җырлаганда исә сәхнәгә менгән әнисе белән апасын күрдек. Һәм тыйнак, итагатьле, сөйкемле, кешелекле, киң күңелле Альбертның кемгә ошаганын да чамаладык. Әнисенең бик тә сабыр ханым икәне әллә каян күренеп тора. Бик яшьли тол калып та, ике баласы хакына башка кияүгә чыкмаган, балаларын кеше итим дип тырышкан ана менә нинди була икән ул! Олыгайган көнендә балалары хөрмәтендә яши икән Рәмзия апа. Альберт әнисен дә үзе янына Казанга күчергән.


Әлеге концерт җырчының иҗатына гына түгел, тормышына, тирә-ягында кешеләргә бәя бирү кебек тә тоелды миңа. Хәзерге заманда күп гаиләләрдә булмаган җылы хисләрне тойдым мин алардан. Туганлык җепләре көчле икән. Альбертның дуслары да бик күп. Әле минем ничәмә-ничә концертта булып, җырчыга моның хәтле чәчәкләр һәм бүләкләр биргәннәрен күргәнем юк иде. Шунысы да бар – җырчы үзе дә буш кул белән килмәгән. Сәхнәгә менгән һәр тамашачыга матур бүләкләр әзерләгән.
Казан дәүләт мәдәният-сәнгать институтында Салават Фәтхетдинов классын тәмамлаган Альберт заманындаТатарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева белән бергә җырлап йөргән була. Лаеш районына гастрольгә барып концерт та куйган әле ул. Әмма сәхнәгә күтәрелә алмый. Үзен башка өлкәгә багышлый.

–Элек талантыңны күрсәтергә мөмкинлекләр юк иде. Сәхнәгә чыксаң, сине беләләр, чыкмасаң юк. Хәзер социаль челтәрләр бар. Күп кеше җырларымны шунда тыңлый. Әкренләп сәхнәгә дә чыга башладым. Күңелем җыр сорый. Булган моңымны тамашачыга бирәсем килде. Үкенечкә калмасын, – дигән иде Альберт беренче очрашканда.
Җырчы Казан сәхнәсенә әзерлекле күтәрелде. Бар да бар. Команда да җыйган. Үзе кебек егет-кызлары да тыйнак.
Инде хәзер җырларына күчик. Алар күңел түренә аз гына вакыт эчендә кереп оялаган иде инде. Альберт үзенең моңы белән тамашачыны яраттырды дисәм, ялгыш булмас. Мөгаен, тере тавышка җырлаучыларны тыңлар вакыт җиткәндер. Тамашачы да шоуга әйләнгән концертлардан туйгандыр, мөгаен. Ә инде баянга кушылып җырлавын тын да алмый тыңлыйсың. Әйтеп бетергез моң агыла.
Концертына кунак булып чакырылган Гөлназ Асаева да залны моңга күмде. Бик затлы булып чыкты ул сәхнәгә. Альберт белән башкарган дуэтлары да бик килешле. Ике яктан моң ташыды. УНИКС залы гына түгел, Казан үзәгендә дә ишетелгәндер ул җырлар. Кыскасы, күңел рәхәтләнеп ял итте. Тәртипле концерт та карап була икән бит.
Гадәтемне онытмадым. Тамашачыны күзәттем. Әллә изге ай булгангамы, алар да тыйнак иде. Альберт бер дәртле җырын башкарганда, бик үтенеп сорап кына берничә тамашачыны биергә чыгара алды. Алары да пәри туе ясамады. Селкенеп тордылар да, урыннарына кереп утырдылар. Монысы да ошады бит әле. Бер-береңә тагылып чабып йөрүләрне бер дә яратмыйм инде. Мин концертны утырып карау яклы. Башкалар да шулай уйлый дисәм, ялгышмаганмын икән. Күршемдә җырчы Эльмира һәм Рафил Җәләлиевлар иде. Алар Альбертка кушылып җырлап утырдылар.
– Халык моңга сусаган, — диде Рафил. – Концертны бик ошаттык. Альбертка алга таба иҗат уңышлары телибез.
Зур үрләрне аңа күпләр тели. Икенче ягымдагы күршем дә рәхәтләнеп кич буе кул чабып, җырлап утырды. Ирләр күп иде бу концертта. Ни гаҗәп алар кул чабудан туктамады. Рәхәт итеп утырдылар. Ә бит башка вакыт аларны концертка алып барам, димә. Җырларың белән, хатын-кызлар күңелен генә түгел, бөтен кешенекен яулагансың икән син, Альберт. Инде хәзер туктап кала күрмә. Хәер, сәхнәне сагынып кайтканы күренеп тора. Концертында да мин сәхнәне, тамашачыларны сагындым дигән сүзне әллә ничә тапкыр әйтте. Бу юлы адымнары ныклы аның. Аллага тапшырып, гастрольләргә дә чыкмакчы. Әмма аныңчы әле туган көне бар. Август аенда ул аны тагын бер кат зур тамаша кылып, Казанда уздырмакчы.


Фикер өстәү