Рөстәм Миңнеханов Кырым министры Михайловка рәхмәт белдерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырым министры Константин Михайловка рәхмәт белдерде. Карар хокукый мәгълүмат порталында басылган.

“Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга өлеш керткәне өчен”, диелгән документта.

Моннан тыш, Татарстанның Кырым Республикасында һәм Севастополь шәһәрендә Даими вәкиллегенең ике хезмәткәре – консультант Инна Булановага һәм машина йөртүче Сергей Живилога нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен, шулай ук Россия Рәссамнар һөнәри берлеге әгъзасы, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Илдус Вахитовка милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерелде.


Фикер өстәү