Татарстанда дүрт балалар бакчасын капиталь төзекләндерүгә 253 миллион сум тотачаклар

Республиканың төрле районнарында урнашкан дүрт балалар бакчасын капиталь төзекләндерүгә 253,2 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта мәгълүмат Сатып алулар буенча дәүләт комитеты сайтында бар.

Рәсми документтан аңлашылганча, сүз Түбән Камадагы 43 нче номерлы “Мишутка” балалар бакчасы, Әгерҗе районының Тирсә авылындагы “Миләүшә” балалар бакчасы, Апастагы “Кояшкай” балалар бакчасы һәм Теләчедәге 1 нче номерлы балалар бакчасы турында бара. Түбән Камада –  якынча 84,3 миллион сумлык, Тирсәдә – якынча 34,1 миллион сумлык, Апаста – якынча 70,9 миллион сумлык, Теләчедә исә якынча 63,9 миллион сумлык эш башкарырга ниятлиләр. Соңгы икесендә бакча яны территориясен төзекләндерү дә каралган. Барлык эшләрне киләсе елның 15 гыйнварына кадәр төгәлләргә ниятлиләр.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында балалар бакчаларын капиталь төзекләндерүне 2030 ел ахырына кадәр төгәлләргә кушты.

 


Фикер өстәү