“Тизрәк китегез!”: Мэр халыкка мөрәҗәгать иткән

Оренбургта язгы ташуга бәйле вазгыять катлаулана. Шәһәрдә гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә булып килә. Бүген иртән Урал елгасында су биеклеге 872 сантиметр тәшкил иткән. Хәзер ул хәтәр биеклеккә якынлашып килә. Бу хакта “Татар-информ” Оренбург мэры Сергей Салмин белдерүенә таянып яза.

“Төнлә су басарга мөмкин, сез үзегезнең, якыннарыгызның гомерен куркыныч астына куясыз! Су басу куркынычы булган урыннарда яшәүчеләргә ашыгыч төстә йортларыннан китәргә кирәк. Тизрәк китегез! Якындагы ике көндә хәлләр тагын да катлауланачак. Белгечләр фаразына караганда, су биеклеге хәтәр күрсәткечтән артып китәчәк. Бу хәлне көтеп ятмагыз! Хәзер үк китегез!” – дип билгеләп үткән ул үзенең телеграм-каналында.

Оренбургта халыкны вакытлыча урнаштыру пунктлары ачылган. Алар тәүлек әйләнәсе эшли. Кешеләрне бирегә ташу өчен транспорт – автобуслар һәм җиңел автомобильләр дежур тора. Шулай ук, хакимияттәгеләр әйтүенчә, даими яшәү пунктлары (шул исәптән балалы гаиләләр өчен) әзер.


Фикер өстәү