Рөстәм Миңнеханов су ташуга әзерлек турында: «Быел яз үзенчәлекле булачак»

Муниципаль берәмлекләргә һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына язгы су ташуга бәйле тиешле чаралар күрергә, аерым алганда — су басу куркынычы янаучыларга вакытлыча тору урыннары әзерләргә кирәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйтте. Хөкүмәт Йортында язгы ташуга әзерлек турында сөйләштеләр.

  • Быел кыш көне кар күп явуын исәпкә алып, яз үзенчәлекле булачак, — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Көннәр кинәт җылытып җибәргән очракта, су ташуга әзер булырга кушты Татарстан Рәисе. Ул юл инфраструктурасы объектларына, күперләргә, гидротехник корылмаларга игътибарны арттырырга киңәш итте.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, иң мөһиме — ул халыкның куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итү.


Фикер өстәү