Бер айда 240 миллиард сумлык җиңел машина сатылган

Бу елның гыйнварында илдә 240 миллиард сумлык җиңел машина сатылган. Бу хакта «Автостат Инфо» хәбәр иткән.

Иң күп сатылган марка да билгеле. Ул — Geely. Кытай маркасы алдагы айда сату-алулар буенча беренче баскычта урнашкан Lada ны уздырган. Гыйнварда 32 миллиард сумлык Geely автомобильләре сатылган.

Машина модельләренә килгәндә, алар түбәндәге: беренче урында — Geely Mojaro (17 миллиард сумлык сатылган), икенче урында — Havel Jolion (10,4 миллиард сумлык), Lada Granta (9,9 миллиард сумлык) исә өченче.

Узган елның декабрендә илдә 352 миллиард сумлык машина сатылган булган.


Фикер өстәү