Рөстәм Миңнеханов: «Россия Президенты сайлаулары иң югары дәрәҗәдә узарга тиеш»

Татарстан Хөкүмәте алдында Россия Президенты сайлауларын иң югары оештыру дәрәҗәсендә үткәрү бурычы тора. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда «сайлау алды кампаниясе кысасында зур оештыру эше үткәрелә».

-Тавыш бирүгә 2767 сайлау участогы әзерләнгән, шуларның 45е – гражданнарның вакытлыча тору урыннарында. Сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары да (21 334 кеше) сайлау законнары таләпләрен аңлаткан өстәмә курслар узды, — диде ул.

Участок комиссиясе әгъзалары 17 февральдән 7 мартка кадәр «Информ УИК» проекты кысасында фатирдан-фатирга йөрде. «Бу – күп көч таләп итә торган һәм бик зур эш. Барлык сайлаучыларның 93 процентына – бу 2 734 842 кеше дигән сүз – әлеге проект кысасында тиешле мәгълүмат бирелде. Бу – республикада теркәлгән йорт хуҗалыкларының 91 проценты», — дип искәртте Татарстан Рәисе.

Моннан тыш, Татарстан шәһәрләре һәм районнарында 2 меңнән артык гражданнар җыены һәм хезмәт коллективлары җыелышлары узды.

-Алда — иң җаваплы атна, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Сайлау участоклары һәм җәмәгать урыннарында иминлекне һәм хокук тәртибен, бюллетеньнәрнең, башка сайлау документлары һәм кирәк-яракның сакланышын тәэмин итү – мөһим бурыч.

Муниципаль берәмлек башлыкларына һәм республика активы вәкилләренә, үзләренә беркетелгән шәһәрләр һәм районнарга барып, тавыш бирүне оештыру мәсьәләләрен даими контрольдә тотарга кирәк, дип тә искәртте Татарстан Рәисе.


Фикер өстәү