Приморьеда 2,5 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән

Су басу сәбәпле, Приморьеда 2,5 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән, шуларның 582се – балалар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта 28 торак пункт су баскан зонада калган. 448 кешене (шуларның 114е – балалар) вакытлыча урнаштыру пунктларына китергәннәр. Моннан тыш, 91 – күп фатирлы һәм 1730 шәхси йортта ут юк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 300дән артык хезмәткәре Приморьеда халыкка ярдәм күрсәтә һәм су басу нәтиҗәләрен бетерә.

Көчле су басулар Ракитное торак пункты янында күзәтелә. Октябрь, Уссури округы һәм Надеждино районында – Раздольная елгасында, шулай ук Спас районында Кулешовка елгасында суның биеклеге кимегән. Билгеләп үтелгәнчә, барлыгы 4620 торак йортны һәм автомобиль юлларының 28 участогын су баскан.

 


Фикер өстәү