Рөстәм Миңнеханов «Эйдос» дәүләт корпорациясенең экспресс-тестлар ясау линиясен карады

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Эйдос» компанияләр төркеменең җитештерү мәйданнарында булды. Аңа медицина экспресс-тестлары ясау буенча роботлаштырылган линияләрне күрсәттеләр, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.

Тест кассеталары респиратор авырулар китереп чыгаручыларны ачыклый, алар арасында SARS — CoV-2 коронавирус, грипп вирусы һәм башкалар да бар. Тестлар өй шартларында да, медицина учреждениеләрендә дә кулланыла алачак.

«Эйдос» дәүләт корпорациясе генераль директоры Ленар Вәлиев берничә тестның инде теркәлү узганын, ә башкалары клиник сынаулар процессында булуын аңлатты. Компаниянең җитештерү тестлары шулай ук илнең кайбер төбәкләрендә пилот проектларында кулланыла (Life Pad анализаторлары).

Тикшерү 2012 елда оешкан компанияләр төркеменең перспективалы үсеш юнәлешләре турында фикер алышу белән тәмамланды. Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше югары технологияле медицина симуляция җиһазларын эшләү һәм җитештерү.

Әңгәмәдә Татарстан вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты.

 


Фикер өстәү