Җиде ай эчендә приставлар татарстанлылардан 9,6 млрд доллар түләткәннәр

2023 елның җиде аенда Татарстан приставлары бурычлыларын түләмәгәннәрдән 9,6 млрд сум түләткәннәр. Бу узган елның шул ук чорына караганда 1 миллиардка күбрәк, дип хәбәр итәләр Республика суд приставлары идарәсе матбугат хезмәтендә.

Ведомствода бурычларның булу-булмавын приставлар сайтында «башкарма производстволарның мәгълүмат Банкы» бүлегендә тикшерергә киңәш итәләр. Идарәнең матбугат хезмәтендә күрсәтелгәнчә, быел татарстанлылар мәгълүмат банкына 277 155 тапкыр килгәннәр.

Бурычлылар исемлегендә үзеңне тапсаң, 8(843) 514-92-21 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Тулырак мәгълүмат өчен суд приставлары бүлегенә мәгълүмат базасында күрсәтелгән адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 


Фикер өстәү