«Бердәм Россия» балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча партиянең төп юнәлешләре турында сөйләде

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Бердәм Россия» партиясенең халык программасына аналар һәм балаларга ярдәм күрсәтүгә кагылышлы тәкъдимнәр буенча стратегик сессиясе узды. Җәмәгать эшлеклеләре, депутат һәм белгечләр катнашында гаиләләргә ярдәм чараларын арттыру хакында сүз булды.

Исегезгә төшереп үтик: «Бердәм Россия» рәисе Дмитрий Медведев ил халкын партиянең халык программасын булдыруда катнашырга чакырган инде. Аның әйтүенчә, әлеге программада Россия халкының тормышындагы проблемалы мәсьәләләрне чишү чагылыш табарга тиеш.

Россия Президенты  каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова ассызыклаганча,  гаилә иминлеге төп өстенлекләрнең берсе булып тора. Аның сүзләренчә, ярдәм төрле категориядәге гаиләләргә кагылырга тиеш. Шулай ук яңа төр ярдәм чаралары итеп бала карау буенча ай саен түләнә торган пособиенең күләмен 40 проценттан 100 процентка кадәр арттыру, бу түләүне 3 яшькә кадәр балаларга бирүне гамәлгә кертү, гаиләләрнең торак проблемаларын хәл итәргә булышучы оешмалар өчен салым ташламаларын билгеләү, оныкларын тәрбияләүдә ярдәм итүче әби-бабайларга ярдәм күрсәтү әһәмиятенә игътибар иттеләр.

Анна Кузнецова сүзләренчә, ата-аналар балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнергә тиеш, ә ничек һәм кайдан ярдәм алырга дип баш ватарга түгел. Барысы турында да бер урыннан белергә мөмкинлек тудыру зарур. «Һәр нәрсәне килешеп эшләргә кирәк, йөкне тарта алмаган аккош, кысла һәм чуртан булырга тиеш түгел», – диде ул.

«Аналар советы» рәисе Татьяна Буцкая әйтүенчә, очрашу вакытында әйтелгән тәкъдимнәр 20 миллионнан артык гаиләгә кагыла. Алар барысы да халык программасын әзерләгәндә исәпкә алачаклар.


Фикер өстәү