Болгар Ислам академиясенә кабул итүчеләрнең яртысына якынын татарлар тәшкил итә

Болгар Ислам академиясенә кабул итүчеләрнең 40 проценттан артыгы – татар. Башка елларга караганда, алар ислам фәннәрен белү дәрәҗәсен белән аерылып тора. Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов кабул итү кампаниясе нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында әнә шулай диде.

Уку йортында илнең егермегә якын төбәгеннән, Гарәп Әмирлекләреннән, БДБ илләреннән студентлар белем ала. Быел Индонезия, Алжирдан укырга керергә теләк белдерүчеләр булган. Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан, Гарәп Әмирлекләреннән килгән студентлар бар. Докторантурага беренче тапкыр Чечня һәм Кабарда-Балкардан студентларны кабул иткәннәр. Әйтик, магистратурага ислам фәннәре юнәлешенә бер урынга 4 кеше дәгъва кылган, 25 укучы сайлап алынган.
Быел барлыгы 115 студент белем алачак. Академиядә уку, яшәү һәм туклану бушлай. Укудагы уңышка ирешкә ун мең сумга кадәр стипендия алу мөмкинлеге дә бар.


Фикер өстәү