Болгар ислам академиясен бетергән шәкертләр эшкә урнаша аламы?

Шәкерттән — доктор дәрәҗәсенә кадәр. Болгар ислам академиясе әнә шундый мөмкинлекләр бирә. Алай гына да түгел, академия мөселман элитасын булдыруны да максат итеп куя. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әлеге уку йортының казанышлары турында сөйләделәр.

Болгар ислам академиясенең ректор вазыйфаларын башкаручы Айнур Тимерханов әйтүенчә, уку йорты хәзерге көнгә 15 ислам фәннәре докторын укытып чыгарган. Аларның эшкә урнашу мәсьәләсендә дә каршылыклар юк дип ышандыралар.

— Алар безгә укырга кергәндә үк мөфтиятләрдә дә, уку йортларында да тәҗрибә туплаган булып килә. Хәтта ислам дөньясында танылган шәхесләр булып җитешәләр, — диде ул.

Фән докторлары, магистрлар арасында да эшкә урнашу буенча зарланулар юк. Магистрлар арасында соңгы ике ел нәтиҗәләре буенча эшкә урнашу күрсәткече — 95 процентны тәшкил итә икән.

Болгар ислам академиясен 2019 елда тәмамлаган Үзбәкстан егете Мирадил Хәйдәров дипломы Үзбәкстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан танылу алган, дөньякүләм дәрәҗәгә тиңләштерелгән. Гарәп Әмирлегеннән Мөхәммәд Аслам дигән докторант исә укырга кергәнче үк, хәзер дә Әбү-Дабида мөфти булып эшли.

Тагын өч ислам фәннәре докторы Россия ислам институтында хезмәт урынын тапкан. Йосыф Абдулмөслимов дигән шәкерт Дагыстан ислам университеты ректоры вазифасын башкара.


Фикер өстәү