Болгар ислам академиясендә яңа магистрлык программасы ачылган

Болгар ислам академиясендә дөньяви юнәлештә магистрлык программасы ачылган. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Болгар ислам академиясе ректоры вазыйфасын башкаручы Айнур Тимерханов әйтте.

– Ел бик киеренке булды, әмма билгеле чикләүләргә карамастан, без алдагы елларда тупланган уңышларыбызны да исәпкә алып, шактый зур нәтиҗәләргә ирештек, – диде Болгар ислам академиясе ректоры вазыйфасын башкаручы Айнур Тимерханов.
Аның сүзләренчә, яңа магистрлык программасы дини юнәлештә белем алучы студентлар өчен төзелгән. Студентларга дини һәм дөньяви үрнәктәге диплом биреләчәк.
– Узган ел ахырында без теология буенча яңа магистрлык программасын аккредитацияләүгә гариза бирдек. Шушы көннәрдә без аны уңышлы уздык, хәзер таныклык алуны көтәбез. Безнең төп әзерлек юнәлеше – дини, шуның белән бергә без дөньяви юнәлештәге беренче укыту программасын ачтык. Ул дини юнәлеш буенча белем алучы студентлар өчен исәпләнгән. Бу магистрлык программасына ике төркем җыйдык инде. Ел ахырында беренче чыгарылыш булачак. Студентларга ислам фәннәре өлкәсендә дини һәм теология өлкәсендә дөньяви үрнәктәге диплом биреләчәк. Бу аларның эшкә урнашуда һәм карьера үсешендә көндәшлеген арттыра, – диде Айнур Тимерханов.


Фикер өстәү