Марат Хөснуллин ташламалы ипотека буенча ставканы 12%ка кадәр арттырырга тәкъдим итте

Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин 1 апрельдән ташламалы ипотека буенча ставканы һәм ташламалы кредитның максималь күләмен арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинеты әгъзалары белән узган киңәшмәдә әйтте, дип хәбәр итә ТАСС.

«Бездә 1 июльгә кадәр 7% ставкасы буенча 3 млн. га кадәр кредитлар өчен ташламалы ипотека программасы гамәлдә, – диде вице-премьер. –  Хәзер безнең исәпләвебезчә, параметрларны үзгәртергә, элек булганына кайтырга вакыт җитте. Ә нәкъ менә ставканы 12% ка кадәр күтәрергә кирәк».

Марат Хөснуллин сүзләренчә, хәзерге шартларда бу начар түгел. Ул шулай ук кредит лимитын Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләре өчен 12 миллионга кадәр, ә калган төбәкләр өчен 3 миллионнан 6 миллионга кадәр арттырырга кирәклеген әйтте.

Хөснуллин әлеге чараны 1 июльгә кадәр расларга тәкъдим ителә, диде. Шулай ук Министрлар кабинеты гаилә, авыл һәм Ерак Көнчыгыш ипотекасы буенча ташламалы ставкаларны саклап калырга тәкъдим итте.


Фикер өстәү