Магистрларга өстәп түләячәкләр

Болгар Ислам академиясендә ислам фәннәре магистрларының беренче чыгарылыш тантанасы узды. 23 кеше әлеге гыйльми дәрәҗәгә ия булды.

Йомгаклау имтиханы, ягъни магистрлык диссертациясен яклау, таҗвирус таралу ихтималын киметү максатында, ике төрле – турыдан-туры академиянең үзендә һәм видеоконференция элемтәсе аша оештырылган иде. Пандемия куркынычы әле дә сакланганга һәм илләр арасындагы чикләр ачылмаганга, тантанада магистрлык дипломнарын һәм түш билгеләрен 12 генә кеше  алды. Гыйльми эшен дистанцион яклаганнарга дипломнары почта аша киләчәк, димәк. Академия ачылганның беренче көненнән диярлек укыткан остазлары, иорданияле Г.Сәгъдигә дә, чикләр биктә булу сәбәпле, шәкертләрен зәңгәр экран аша гына котларга туры килде.

– Мөхәммәд пәйгамбәребез бишектән алып ләхеткәчә белем эстәргә кушып калдырган. Нинди урын биләвебезгә карамастан, һәрберебез укырга тиеш. Инде офыкка җиттем дип уйлыйсың, аның артында яңалары шәйләнә. Гыйлем дөньясы да шундый мавыктыргыч, – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Сүз уңаеннан, ул үзе дә шәкертләрнең берсе.

Мәскәүдән чакырылган кунаклар дистанцион котлауга өстенлек бирсә, Россия Үзәк Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, ерак юлны якынайтып, иртә таңнан Болгарда иде. «Укудан беркайчан да тукталмагыз. Бүген – магистр, иртәгә доктор дәрәҗәсе алырсыз. Шушылай гыйлемнәрегезне арттырып торырга, адәм балаларына шуны гади итеп җиткерергә язсын. Белемнәрегез дәвамлы, бәрәкәтле булсын!» – дигән теләкләрен җиткерде ул шәкертләргә.

Болгар Ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов исә шәкертләрен, өч ел давамында өстәмә түләү булачак, дип шатландырды. Соңрак, бу хакта яхшылап аңлатуны сорагач, тантананы оештыручылар, магистрларга гына түгел, быел  докторлык дипломы алып чыгачак ир-егетләрнең хезмәт хакына да акча өстәләчәк, дип белдерде (ректор әйтүенчә, быел биредә ун кешенең ислам фәннәре докторы дәрәҗәсе алуы көтелә, былтыр докторлык диссертациясе яклаган алты кеше әлеге исемлеккә керми икән). Тик шунысы бар: әлегәчә акча чыганагы һәм аның ни рәвешле биреләчәге тәгаенләнеп бетмәгән. Моны Мәскәүдәге Ислам мәдәниятен, фәнен һәм мәгарифен үстерү фонды үз өстенә алуы ихтимал. Ул баш тарткан сурәттә бу вазифа җирле бюджетларга тапшырылачак. Яңа укып бетергәннәргә хезмәт хакының егерме проценты күләмендә матди ярдәм бирергә яки стипендия рәвешендә, әйтик, ай саен докторларга – ун, магистрларга биш мең сум түләп торырга мөмкиннәр. Бирсен Ходай!

Тантана тәмамланганнан соң, магистрлык эшен нинди темага язды икән дип, янәшәмдә утырган Казан ислам университеты мөгаллиме, «өр-яңа» магистр Роман Зыякаевның дипломын алып карадым. «Иршад лил-гыйбад» дигән әсәре мисалында Габденнасыйр Курсавиның дини карашлары» дигән мәсьәләне күтәреп чыккан икән. Үзебезнең дини мирасны тикшерергә алынуы, әлбәттә, мактауга лаек.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү