Юрист, хәйрияче Анастасия Кузнецова: «Авылларда мохтаҗлар саны арта»

Мин булмышым белән – коткаручы. Эшем дә шуңа корылган, хәйриягә кереп китүем дә холкыма бәйле. Юрист Анастасия Кузнецова белән әңгәмә әнә шулай башланды. Бер карасаң, нык, икенче караганда күзләрендә мөлдерәмә яшь булыр аның.

Юрист белгечлеге сайлаган кешенең хәйрия юнәлешенә кереп китүен табигый дип әйтеп булмый…

– Һәр кеше тормышында шундый мизгел буладыр ул. Минем дә берзаман сорауларым күбәеп китте һәм эзләнә башладым. Шул вакыт шәхес булып формалашу тренингын уздым. Анда без үтәргә тиешле баскычларның берсе – кешеләргә ярдәм итү иде. Кемдер агач утыртуны, кемдер өлкәннәргә ярдәм итүне сайлады. Безнең команда балалар йортларына ярдәм итүне оештырды. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша балалар йортында тәрбияләнүчеләргә әйберләр җыябыз дигән хәбәр тараттык. Халык кына түгел, кибетләр дә ярдәм итте. Кайсы спорт җиһазлары тапшырды, кайсы балаларга көндәлек кирәк-ярак белән ярдәм итте. Нәтиҗәдә ике машина әйбер тупладык та, Мөслим районының Тойгилде авылындагы 8 нче типтагы коррекцион мәктәп-интернатка киттек. Монда, әти-әниләре булса да, интернатта яшәүче инвалид балалар… Кайсылары начар күрә, кайсылары сөйләшми, кайберләре начар ишетә. Без аларга әйберләр дә тараттык, бәйрәм кәефе керсен дип, концерт та куйдык. Мин ул балаларны күрдем һәм эчемдә нидер үзгәрде. Шуннан бирле ел саен хәйрия чаралары оештырам. Әлмәт шәһәрендә «Кирәк-яракка икенче сулыш» дигән акция дә уңышлы үтте. Без кулланышта булган әйберләр, кием-салым җыйдык та,  кемнәрдә шушы әйберләргә мохтаҗлык бар – килеп алыгыз, дип игълан бирдек. Кешеләр килеп сайлап алып киттеләр. Калганнарын социаль яклау бүлегенә, балалар йортына илттек. Быел Әлмәт балалар йортына һәм Рус Акташы авылындагы интернатка булыштык. Анда да концерт куйдык һәм балаларга бүләкләр өләштек.

– Хәйрия эше ул сезнең өчен нәрсә?

– Ул минем яшәү рәвешем. Мөгаен, мин булмышым белән коткаручыдыр. Минем кешеләргә ярдәм итәсем килә. Юрист һөнәре дә шуңа туры килә бит, бу шөгылем дә. Үземне кирәкле итеп тояр һәм көч алыр өчен миңа хәйрия белән шөгыльләнү кирәк.

– Гаиләләргә ярдәм итүгә ничек керештегез?

– Шушы проект белән шөгыльләнгәндә, күрәсең, күпләр минем телефон номерымны  саклап калганнардыр. Балалар киемнәре яки башка әйберләр бар дип яза башладылар. Аларны җыеп, социаль челтәрләргә урнаштырып тарата башладым. Мохтаҗ гаиләләр барын да беләм. 2018 елда Яңа ел алдыннан ярдәм оештырасым килде. Ләкин мин йөкле идем, хәлем бик шәптән булмагач, концертлар әзерләп булмады. Шул чакта район башлыгы Инстаграмда мохтаҗ гаиләләр бар, аларга хәл кадәренчә ярдәм итик дигән пост урнаштырды. Мин хакимияттән мохтаҗ гаиләләр исемлеген алдым. Дүрт гаиләгә ярдәм итәргә булдым, андагы балаларга нәрсә кирәклеген белештем дә эшкә тотындым. Кайсынадыр кышкы куртка, кайсына чаңгы кирәк булып чыкты. Беләсезме, ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп. Игълан бирү белән акча күчерделәр. Аннары шул суммага, үзебездән дә кушып, кирәкле әйберләрне алабыз. Шалтыратып, сез алып килгән уенчыкны бала төне буе кочаклап йоклады дигәч, күңелгә рәхәт булып китә. Синең энергияң үзеңә әйләнеп кайта дигән сүз. Иң борчыганы – авылларда мохтаҗлар саны арта. Шәһәрдә әле кеше үзенә эш таба ала, авылда читен. Шуңа күрә авыллар хәлен белешеп торырга тырышабыз.

– Ятим балалар белән аралашу нинди сабак бирде?

–  Бер генә бала да балалар йортына эләгергә тиеш түгел. Шуңа күрә Әлмәт балалар йортындагы балаларга ярдәм итәсем килә. Анда алар нибары –  33. Уйлап карасаң, халкы 150 меңнән артык булган Әлмәттә шушы балаларга гаиләләрдә урын табып булмыймы инде? Алар бит безнекеләрдән бернәрсәсе белән дә аерылмый. Язмышлары гына башкача. Үземнең 3 балам  бар һәм бүген балалар йортыннан сабый ала алмаячагымны аңлыйм. Әмма киләчәктә андый ниятем дә юк түгел. Әлегә балаларымның бу хәлне аңларлык хәлгә җитүе кирәк. Менә шундый уйларда мин… Балалары булмаган гаиләләр бар. Балалары үсеп җитеп, ялгыз калучылар…    Ә 33 балага гаилә җылысы кирәк. Әлмәт балалар йортында шартлар әйбәт. Ләкин бит ул барыбер гаилә түгел. Иң мөһиме – сабыйларны патронажга алып була. Әти-әнисез үскән балага үзенең кирәклеген тою мөһим. Әгәр ул моны сизә икән, тормышта үзен җиңел табачак. Аларга бит әле югары белем аласы, гаилә корасы була. Менә шуңа күрә патронаж системасы турында махсус проект әзерлим.

Бер хәл булды. Балалар йортында бәйрәм әзерләгәндә бер кызга күзем төште. Аны әле ике көнләп кенә биредә, диделәр. Курчак кебек инде менә. Зуррак балалар аны кочаклый, кулыннан тотып кына йөртә. Ул баланы күргәч, йөрәгем өзелде.

Балалар йорты турында күзаллау да дөрес түгел. Мин дә аны башта ниндидер шыксыз җир дип күзалладым. Юкка йөрисең, аннары төннәрен йоклап булмый дип әйтүчеләр дә булды. Аларны кыйныйлар, кыерсыталар дигәнне дә еш ишетәбез. Шуңа күрә сүзләргә ышанырга ярамый, барып күрергә кирәк. Алардан куркырга, читләшергә кирәкми. Җәмгыять үксезләргә ачылырга тиеш. Тормышта күп нәрсә бюрократия киртәләренә килеп төртелә. Бу бик күп ниятләрне юкка чыгара һәм кешелекле эшләрне артка чигерә. Мин аз гына да булса шушы киртәләрне йомшартырга телим.

– Бүләкләр баланы боза дигән караш та бар бит әле.

– Әйе, мәсьәләнең икенче ягы да бар. Бүләкләр баланы боза. Яңа елда агылган татлы әйберләр бигрәк тә. Сәламәтлеккә дә зыянлы, психикага да. Бүләкләр миңа барысын да китереп бирәчәкләр дигән хисне тудырырга мөмкин. Шуңа күрә балага беренче чиратта тәрбия бирергә, ныклы рух тәрбияләргә кирәк.

Сез суд приставы булып та эшләгәнсез, хәзер юрист. Гаиләләр еш таркаламы? Таркалу сәбәпләрен нидә күрәсез? Гаилә таркалганда бала ниләр кичерә?

– Бу бик авыр сорау. Чыннан да, аерылу эшләре еш кына авыр бара. Әни баланы әти белән очраштыруга каршы килә. Еш кына бу үч алу теләге белән эшләнә. Гомумән, зурлар андый чакта бала кичерешләре турында бик уйламыйлар. Нәтиҗәдә бичара бала әти белән әни арасында бәргәләнә… Мин шундый балалар белән әле дә элемтәдә торам. Аның берсенә бүген 15 яшь тулды. Еш таркаламы, юкмы – бу сорауга мин тулаем җавап бирә алмыйм, чөнки миндә рәсми статистика юк. Әмма бу эшкә бик җиңел карыйлар дип әйтә алам. Чөнки бездә гаилә мәктәбе юк. Мәктәптә ир һәм хатын мөнәсәбәтләре турында сөйләсеннәр иде дә бит. Бездә ул юк, шуңа күрә бик күп ялгышлар кылына, язмышлар җимерелә. Мәктәптә бар да бар, кирәклесе генә юк, дим мин аптырап. Бизнес һәм акча белән ничек идарә итәргә дә өйрәтсеннәр иде. Әгәр болар кечкенәдән төшендерелсә, без нинди алга киткән ил булыр идек.

– Балага дус булырга кирәк дигән фикер дөресме?

– Минем балаларымның кечесенә – 2, уртанчысына – 6, олысына – 15 яшь. Улым рәсем ясый башлагач, аны аңлар өчен сәнгать мәктәбенә беренче сыйныфка укырга кердем. Әлеге мәктәпне тәмамлагач, балалар йортларында мастер-класслар оештырасым килә. Чөнки иҗат ул бөтен нәрсә өчен файдалы. Кайсы гына бизнесменны алма, аларның берсе дә иҗатка битараф түгел. Хисләреңне чыгару гына да файда. Ятим балаларга минем дәресләрем тормышта үзләрен табарга ярдәм итәр дип ышанам. Әйе, балага өстән карап басымчаклык итүче ата-ана булганчы, дусты, фикердәше булу яхшырак.

Гөлинә Гыймадова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү