«Зәйнәп әби нигезе – бик бәхетле нигез, чөнки ул ташландык түгел, анда иманлы кешеләр яши»

Игътибар итәсезме: соңгы елларда интернет челтәрендә СССРда калган балачакны юксынып язылган шигырьләр, хикәяләр еш басыла. Җитмәүчелектә яшәлсә дә, бүген өлкән һәм урта буын шул елларны сагына. Менә мин дә, үзем туган авыл булмаса да, балачагымның якты хатирәләре белән бәйле Яңа Кенәрне, әниемнең әнисе Зәйнәп әбием яшәгән нигезне барып күреп, бүген анда гомер кичерүче Наилә һәм Равил Фәттериевләр белән аралашып кайттым. Күптәнге хыялым иде бу.

Зәйнәп әбием чыгышы белән Арча районының Шушмабаш авылыннан. Ире Зыятдинны сугышның беренче көннәрендә үк фронтка алалар, озакламый аның хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Ләкин әби соңгы көненә кадәр аның үлүенә ышанмады, «исәндер, әсирлеккә төшкәндер» диде. Өе янганда барлык документлары көлгә әйләнә. Әйтә алмыйм, бәлки, мин дөньяга килгәнче, икенче ир белән яшәгәндер, әмма аны тол хатын дип беләм.

Бер класс белеме дә юк иде аның, шуңа да идән юучыдан югары күтәрелә алмады. Шулай да Яңа Кенәр авылында әбиемне белмәүче сирәк булгандыр. Бүген дә  кушаматы Такта Зәйнәп дип искә алучылар бар.

Заманында район үзәге булган бу авыл бүген тагын да зурайган. Шулай да әби яшәгән, балачагымда тузан туздырып чапкан  урам шул ук. Күршеләр буыны гына алышынган: капка төбендә көнбагыш чиертеп утыручы Сания апа, кызлары Нурия белән аерылмас дуслар булган Бибинур апа, гомерен ялгызлыкта уздырган Фәгыйлә апа, Габделхак абый, Әсәт, Мөхәммәт, Харис абыйлар… Кемнеңдер нигезе моңсулыкта утырса, икенчесендә тормыш гөрли.

Зәйнәп әби сиксән яшенә кадәр үз йортында гомер итеп, хәле начарайгач кына бердәнбер кызы – әнием гаиләсенә күченде. Тәне шунда булса да, күңеле белән үз өендә яшәде. Сагынуын яшермәде. Йортын саткач, бөтенләй бетереште. Бүген уйлыйм да, ярый әле шул чакта сатканбыз, дип уйлыйм, һәм менә ни өчен.

Әби яшәгән Куйбышев урамында аның ахирәте Камилә апа тора иде. Аның кызы Мөнирә – Казанда, җәй көне оныклары – Зөлфирә белән Радик кайта. Алар белән елгада балык сөзеп, үрдәк бәбкәләренә ашаттык, тау башындагы азык-төлек комбинатына лимонад эчәргә йөрдек, Мәмсә авылы ягындагы салкын чишмәдән көянтә-чиләк белән су алып кайттык, туйганчы уйнадык… Хәтеремнең тагын бер җылы хатирәсе – әбинең ике урам кисешкән тыкрык каршындагы капка төбендәге утыргычка утырып, көтү кайтуын көтү. Күрше хатын-кызлары шунда көн яңалыклары турында гәп сата, без, балалар, симәнке (безнең якта көнбагышны шулай атыйлар) чиертәбез, сыер-сарыкка дигән ипи башын кимерәбез. Ул ипинең тәмлелеге! «Сарыкларга калдырмадың да бит инде. Чукынмыш!» – дип әрләп тә алалар. Мин әби ялды (өйалды) тәрәзә төбенә куеп калдырган ипи кисәкләрен алып чыгам.

Көтү кайта. Халык артага чыгып баса да үз хайванының исемен кычкыра башлый.

–  Маня, Маня, кил монда, кил.

–  Сөтләч, мур кыргыры, кая чабасың?!

–  Бәти-бәти-бәти. Кайттыгызмы, балакайларым?! Әйдәгез, әйдә, керегез. – Әби сарыкларын ипи кисәкләре белән сыйлый-сыйлый, ишегалдына әйдәкли. Ишегалды гел чирәм генә. Берничә юнәлештә сукмак салынган: капка белән ялдына, ялдыннан кура бакчасына һәм лапаска, лапас буйлап мунчага.

Әбинең нигезе тау башында һәм тыкрык янында, тау астында чүмеч белән сосып ала торган салкын чишмә, эчендә  бакалар утыра. Бүген дә бар ул чишмә, тик бурасы таушалган, сукмагы тарайган.

Әбинең йорты булмаса да, яңа хуҗалар аның нигез урынын саклап калган. Аллаһының рәхмәтендә яшәсеннәр. Гомумән, көнкүрештә кулланырга мөмкин булган бер генә әйберне дә юкка чыгармаганнар.

–- Менә монысы Зәйнәп әбинең табасы. Сез киләсен күңелем сизенгән кебек, бүген бәрәңге пәрәмәче пешердем. Җитешегез әйдә, – дип, Наилә безне – көтелмәгән кунакларын сыйлый. – Әбинең табагачын да кулланам. И, бигрәкләр дә ипле ул. Гомумән, Зәйнәп әбине догамнан калдырмыйм.

– Тагын бер нәрсә күрсәтим әле, – дип, Равил өстәл яныннан кузгала һәм, озак та үтми, кулына зәңгәр төстәге артсыз урындык күтәреп килеп керә. – Таныйсызмы? Кухня урындыгы. Буявы да Зәйнәп әби вакытыннан калган. Өске ягын гына алыштырырга туры килде.

Ничек инде танымаска?! Күз алдыма әбинең уч төбе кадәрле генә алгы бүлмәсендәге өстәл, «Мир» суыткычы, мич килеп баса. Суыткыч бездә һаман да хезмәт итә. Өстәл дә бар икән – күрүгә үк таныдым.

–- Менә бу өстәл верандада тора иде, – дип әбием ядкәрләре белән таныштыруны дәвам итә Равил. – Мунча казаны, юшкә, кисәүдән дә файдаланабыз. Элек әйберләрне җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп эшләгәннәр шул – тазалар, безнең оныкларга да калыр. Өй тәрәзәләре хәзер лапас тәрәзәләре, такталарын да кулландым. Әбинең бер генә әйберен дә әрәм-шәрәм итмәдек, безгә рәнҗеп ятмас дип уйлыйм.

– Ә менә монда кура бакчасы иде. Әбинең кура җиләге күп була, аны өй һәм мунча мичендә киптерә иде, – дим, хатирәләремне дәвам итеп.

– Бакча бетте, әмма кура исән, без аны яңа бакчага күчердек, күршеләр дә алды. Чыннан да, җиләге бик тәмле. Кура җиләге өлгергән вакытта килегез, авыз итәрсез, –  ди Наилә.

Монда сүзләр артык – кичерешләр турында күз яшьләре «сөйли». Яңа хуҗалар белән тәмам дуслашып, аралашып торырга сүз куешып, истәлеккә фотога төшеп, минем өчен якын кешеләрнең берсе – Кәүсәрия апа яшәгән йортка киттек. Аның белән очрашу – үзе бер тарих, аерым язарга кирәк булыр, дип күңел дәфтәремә теркәп куям. Ә язманы Кәүсәрия апа сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Зәйнәп әби нигезе – бик бәхетле нигез, чөнки ул ташландык түгел, анда иманлы кешеләр яши, аның дәвамы бар. Ә бит авылда кулдан кулга күчеп йөргән йортлар байтак. Кызганам мин андый нигезләрне. Зәйнәп әбинең җыйнак кына җылы бөркеп торган өе урынында таш йорт булса да, ул да шуның кадәр нурлы, хуҗалары да, үзебезнең әби кебек, якты йөзле, тәмле телле, мәрхәмәтле».

Рәсем асты: Әби нигезендә яшәүче Наилә һәм Равил Фәттериевләр уртада

Нурисә ФАТЫЙХОВА-ГАБДУЛЛИНА

Түбән Кама – Арча, Яңа Кенәр


Фикер өстәү