Фәрит Мөхәммәтшин сәясәтчеләрнең каберләренә чәчәкләр салды

Тарих нульдән барлыкка килми. Теләсә кайсы дәүләтнең, республиканың, хәтта кечкенә авылның да үз тарихы бар. Һәркайсында уртак иминлеккә өлеш керткән кешеләре байтак. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин төрле елларда ТАССР Югары Советы Президиумы һәм Дәүләт Советы рәисләре булып эшләгән сәясәт эшлеклеләрен искә алуда шулай дип белдерде. Депутатлар белән ул сәясәтчеләрнең каберләренә чәчәкләр салды.

Чара ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы кысасында узды. Парламент башлыгы әйтүенчә, республика җитәкчелеге ел дәвамында күренекле татарстанлыларны истән чыгармый. Күптән түгел Премьер-министр Алексей Песошин белән алар Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы рәисләре һәм Татарстан АССР Министрлар Советы рәисләре каберләренә чәчәк салганнар иде.

– Халыкта әйтәләр бит: киткәннәр, алар турында исәннәр онытмаса, хәтердә яши. Югары Совет рәисе булып торган Әнвәр Баһаветдинов яисә Салих Батыев ничек эшләр иде икән – үз гамәлләребезне без әнә шулар күзлегеннән чыгып бәялибез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фото: gossov.tatarstan.ru


Фикер өстәү