“Анда салкын инде”: Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга 130дан артыграк мич һәм плитә җибәргәннәр

Бүген Лаеш районыннан Россиянең яңа төбәкләренә ике йөк машинасы ярдәм (ун тонна) юллаганнар. Волонтерлар йөкне Сватово юнәлешенә, Кременная тирәсенә, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә, Донецк халык республикасына алып киткән. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Хәрбиләргә маскировка челтәрләре, азык-төлек һәм, иң мөһиме – өч төрле мич китерәчәкләр. Җирле осталар 40 мич ясаган. 32 се – заводта эшләнгән. Тагын 60 газ плитәсе быел кышын солдатларны җылытачак.

“Планнан тыш сәфәр бу. Төньякта – Сватово юнәлешендә хезмәт итүчеләрнең үтенече буенча оештырылды. Алар нәкъ менә мичләр сораган иде. Ләкин агач белән түгел, ә дизель ягулыгы белән җылытыла торганын. Осталарыбыз – Лаеш “кулибиннары” егетләребез сораганнан ла кәттәрәк итеп эшләде. Алар агач белән дә, дизель ягулыгы, мазут белән дә җылыта торганын – барлыгы кырык мич әзерләде”, – дип сөйләп үткән агентлык хәбәрчесенә район хәрби комиссары Александр Афанасьев.
Моннан тыш эшмәкәр Владимир Малыгин газ мичләре биргән.

“Владимир Анатольевич безгә илле газ миче юнәтте. Алар төтен чыгармый, димәк, дошманга “күренми”. Бу мичләр бигрәк тә төньяк юнәлешкә кирәк: анда хәзер салкын инде”, – дип аңлаткан хәрби комиссар.
Хәрбиләр үтенече буенча корычтан үрелеп ясалган сетка рабица да җибәрелгән.

“Мондый сетка блиндажларны кул гранаталарыннан, шулай ук дрон, квадрокоптерлар ыргыткан шартлаткычлардан саклау өчен кирәк. Блиндажга керү хутында сеткадан өй кебек әйберләр ясап куела. Шартлаткыч ыргытканда, ул шул “өй”гә эләгеп, читкә тәгәри һәм блиндажга керми”, – дип аңлаткан Александр Афанасьев.


Фикер өстәү