«Халыктан ярдәм булмаса, без исән калмас идек»

«Мондый вакытта битараф калырга ярамый». 

Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм күрсәтүче студентлар әнә шулай ди.

Күчеп килүчеләргә, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә, #БЕЗБЕРГӘ гуманитар ярдәм үзәге Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында узган елның мартыннан бирле эшли. Хәзер алар хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрә.

— Маскировка челтәрләрен үрү белән көз көне шөгыльләнә башладык. Аларны челтәрдән, ак җәймәләрдән һәм хәтта секонд-хендта алынган киемнәрдән дә тукыдык. Төсле тукыма кисәкләреннән госпитальгә эчке киемнәр тегәбез. Салкын чорда балаклавалар, маскировка халатлары, яңгырдан саклану киемнәре тектек. Аннан соң тиз кибә торган махсус тукыма челтәреннән үрүгә күчтек. Алар Оборона министрлыгы технологиясе буенча үрелә. Хәзер җәйге чорга махсус җиңел материалдан челтәрләр үрәбез, — ди җитәкчеләре, Ольга исемле волонтер.

 

Хәрбиләргә маскировка челтәрләре белән генә ярдәм итмиләр. Ольга сүзләре буенча, аларның эш юнәлешләре күп.

— Кызлар госпитальгә мендәрләр тегә, гуманитар ярдәм җыябыз. Җимерелгән йортларның подвалында калган балаларга, Луганскидагы балалар йортларына кирәк-яраклар җибәрәбез. Продуктлар, уенчыклар, китаплар, дарулар, памперслар җыябыз. Халыктан да ярдәм кабул итәбез.

Көн саен уртак көч белән гуманитар ярдәм үзәгендә азык-төлек продуктлары, шәхси гигиена чаралары, балаларны карау, кием-салым һәм аяк киемнәре, канцелярия товарлары, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, шәхси саклану чаралары җыела. Үзәк эшләгән дәвердә күчеп килүчеләргә, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә 10 тоннага якын гуманитар ярдәм җибәрелгән.

— Хәрбиләрдән кире элемтә алабыз. Алар «халыктан ярдәм булмаса, без исән калмас идек», диләр. Ярдәм итәргә кирәк. Моның турында сөйләшү дә булырга тиеш түгел. Бу — игелекле эш. Без сан һәм матур сүз өчен түгел, нәтиҗә өчен эшләргә тырышабыз. Болар барысы да безнең сугышчылар өчен.

Университетның студентлар советы рәисе Ленар Галиев эшче куллар җитмәвен белгәч тә, ярдәм итәргә алындык, ди.

— Университетыбызның студентлар активы белән хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрергә булышабыз. Бүген беренче тапкыр килдек. «Маскировка челтәрләре» оешмасы белән даими рәвештә хезмәттәшлек итә алырбыз дип уйлыйм.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында гуманитар ярдәм үзәге Казанда беренчеләрдән булып ачылган.

— Яңа ел алдыннан Лисичанск балалары өчен 1880 гә якын бүләк җибәрдек. Без моны чын күңелдән эшлибез, чөнки мондый вакытта битараф калырга ярамый, — ди Ленар.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү