«Бүген без шушы матур телебезнең киләчәген язабыз»

Телнең киләчәген язучылар

Монда катнашу – үзе җиңү! Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашканнардан бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Быел ул унынчы мәртәбә узды. Аның бүләкләү тантанасына без дә барып, җиңүчеләр белән аралашып кайттык.

12 меңләп катнашучы арасыннан сайлап алынган 500 тирәсе укучы һәм студент дүрт көн дәвамында татар мохитендә кайнап, татар теле һәм әдәбиятыннан белемнәрен тикшерде. «Иң-иң»нәренең исемнәрен исә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә атадылар. Олимпиаданың призерларына – 20 мең, җиңүчеләргә – 25 мең, гран-при ияләренә 30 мең сумлык акчалата бүләк бирелде.

Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтовсүзләренчә, сәхнәдә басып торган һәм залда утыручы һәр катнашучы белән горурланырга була.

Татар теле – дәүләтле, горур халыкның искиткеч әдәби, нәфис теле. Бу телне белгәнгә, аның белән кызыксынганга, татар теле өчен янып-көепяшәгәнгә һич кенә дә үкенергә ярамый. Әлеге киң колачлы чарага телебез өчен чын күңелдән җан атучы укучылар һәм студентлар җыелган. Араларында башка төбәкләрдә, чит илләрдә яшәп тә туган телләрен күз карасыдай саклаучылар бар. Бу бәйге телебезнең гыйльми мирасын ачарга мөмкинлек биргәндер, һәр катнашучы олимпиададагы сораулар аша телнең никадәр тирән тарихлы һәм бай икәненә тагын бер мәртәбә инангандыр. Катнашучыларга да, остазларга да – һәммәгезгә ихлас рәхмәт! Сезнең кебекләрбулганда, телебезнең киләчәге дә булыр.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова чыгышын мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләреннән башлады.

– 2023 ел ил күләмендә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителде. Бу җәһәттән уку-укыту эшчәнлегенәшактый гына яңалыклар кертелде. Шушы үзгәрешләрне йөрәкләре аша уздырган укытучыларга рәхмәт! Бүгенге бәйрәм – сезнең хезмәтегезнең чираттагы җимеше, – диде ул.

Төп бүләк гран-прига өч кеше лаек дип табылды. Алар Казахстаннан Азат Әхмәтҗанов, Башкортстаннан Ләйсән Галимова һәм Татарстаннан Ихтыяр Кыямов.

Без, татар яшьләре, телебезне белергә һәм сакларга тиеш. Бүген без шушы матур телебезнең киләчәген язабыз, – диде Азат Әхмәтҗанов. – Әлеге олимпиадада өченче мәртәбә катнашуым. Башка елларны онлайн гына кушылсам, быел менә Казанга килергә насыйп булды. Бик яратам Татарстан башкаласын. Укуымны шушында дәвам иттерергә хыялланам.

Азат хәзерге вакытта икътисад өлкәсендә белгеч булырга әзерләнә, өченче курста укый. Казахстанда уза торган татар чараларын калдырмый икән.

– Безгә татар телендә сөйләшү чагыштырмача җиңел. Чөнки татар теле белән казах теле бик охшаган. Өстәвенә, безнең өлкәдә (Азат Казахстанның Актүбә өлкәсеннән.Авт.) 9264 татар яши, татар-башкорт мәдәни үзәге бар. Анда уза торган очрашулар да туган телне онытмаска ярдәм итә, – дип сөйләде Азат.

 

Татар мохитендә яшәп тә, туган телләрен белмәүче яшьтәшләренә бераз булса да уйланырга киңәш итә ул. Күбрәк татар китаплары укырга, моңлы татар җырларын тыңларга, ә иң мөһиме – сөйләшергә кирәк, ди.

Икенче җиңүче Ләйсән Галимова мондый чараларның әһәмияте турында әйтте:

– Бу үрләргә менәргә ярдәм иткән, туган телемә, туган җиргә сөю, хөрмәт тәрбияләгән әти-әниемә, дәү әниемә, хөрмәтле укытучыма, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына зур рәхмәт! Мондый чаралар булганда, телебезнең киләчәге матур булыр.

Ихтыяр Кыямов та Ләйсәннең сүзләрен куәтләде:

Әлеге олимпиадада тәүге тапкыр гына катнашуым. Ләкин менә нинди нәтиҗә ясарга өлгердем: монда татар телен, халкын чынлап сөйгән милләтпәрвәр балалар җыелган. Дүрт көн дәвамында алар белән бергә кайнаганда шуны аңладым: милләтебезнең киләчәге матур. Фатих Әмирхан сүзләре белән әйтсәк, «Якты истикбальбар!» – диде ул.

Тамаша залында катнашучылар арасында утырганда, аларның үзара русча аралашуын ишетеп, кәеф кырылган иде. Гран-при ияләре белән сөйләшкәннән соң рәхәт булып китте тагын үзе…

Татар теле буенча Х Халыкара олимпиадада

Татарстан мәктәпләрендә 811 сыйныфларда белем алучы 220 укучы, Россиянең төрле төбәкләрендәге белем бирү оешмаларында һәм якшәмбе мәктәпләрендә 811 сыйныфларда белем алучы 220 укучы, Татарстан һәм Россия вузларында белем алучы 49 студент, Казахстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстаннан килгән 11 укучы һәм студент катнашкан.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү