Чаллы махсус операция зонасындагы хәрбиләргә 20 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатты

Чаллыда махсус хәрби операция зонасына 20 тоннага якын чираттагы гуманитар ярдәм озаттылар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев үзенең телеграм-каналында шул хакта хәбәр итә. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Бүген без Чаллыдан хәрбиләребез өчен гуманитар ярдәм төялгән чираттагы партияне озаттык. Без аларны хөрмәт итәбез, яратабыз һәм алар белән горурланабыз! Соңгы вакытта йөк төялгән машиналарны озату өчен Табеев урамы янындагы мәйданчыкта шактый еш җыелабыз. Мондый очрашуларны һәм хәрбиләргә гуманитар ярдәм озатуны дәвам итәчәкбез», — дип язган ул.

Гуманитар ярдәмне озатуда шулай ук шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет хезмәткәрләре, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре, шәһәрнең актив гражданнары катнашты.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүген хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтүнең зур өстенлеккә ия булуын искәртте.

«Бу эштә катнашкан һәркемгә хәрбиләр, аларның гаиләләре исеменнән ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Аларның исән-сау булып өйләренә – Чаллыга әйләнеп кайтуларын теләп калабыз», — диде ул.

«Татар-информ» агентлыгы Түбән Камада махсус операция зонасындагы хәрбиләргә «УАЗ» автомобильләре һәм гуманитар ярдәм озатулары хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

 


Фикер өстәү