Гуманитар ярдәм төялгән алты йөк машинасы Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына китте

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм – иң кирәкле әйберләр һәм азык-төлек төялгән алты йөк машинасы җибәрелде. 11 миллион сумнан артык бәягә 100 тоннадан артык авырлыктагы йөк алынды, дип хәбәр итте үз блогында шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

«Без махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләребезгә ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез. Без моны җан һәм йөрәк кушуы буенча эшлибез», – дип язган ул.

Әлеге йөк Мобилизацияләнүчеләргә ярдәм фонды һәм «Татарстан логистикасы һәм автомобильдә йөк ташу„ коммерцияле булмаган партнерлык» ассоциациясе, автошәһәрнең учреждениеләре һәм оешмалары ярдәме белән җыелган.

«Сүздә түгел, ә эшләре белән безнең хәрбиләргә теләктәшлек күрсәткән Чаллы халкы, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә ярдәмнәре өчен рәхмәтемне белдерәм!» – диде ул.

/Татар-информ


Фикер өстәү