Менделеевскида махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә утын әзерләүгә ярдәм иткәннәр

Менделевск районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү дәвам итә. Аерым алганда, Иске Гришкино һәм Камай авыл җирлекләреннән мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә утын китергәннәр.

“Татар-информ” хәбәрчесенә Менделеевк районы матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, утын әзерләргә җирлекләр башлыклары ярдәм иткән.
Моннан тыш Менделеевск хәрбиләргә ярдәм җибәрүне дәвам итә. “Без бергә” штабы волонтерлары посылкаларны Түбән Камага китергән. Ә аннан йөкне Луганск халык республикасының Сватово шәһәре госпиталенә алып киткәннәр. Посылкаларга дарулар, азык-төлек, кием-салым һәм гигиена әйберләре тутырганнар.

Менделеевскидан ярдәм һәр ай саен җибәрелеп тора. Шушы вакыт эчендә барлыгы 40 миллион сумлык 80 тоннага якын йөк юлланган инде. Бүген ярдәмнең чираттагысын җибәрергә җыеналар.
“Илебез волонтерларының Донецк шәһәре берлеге” төркеме җитәкчесе Елена Забайкальская Менделеевскида яшәүчеләргә видео-мөрәҗәгать юллаган. Анда ул хәрбиләргә бәһаләп бетергесез ярдәм күрсәтүләре өчен районда яшәүчеләргә рәхмәт белдергән.

“Менделеевск шәһәреннән “Без бергә” төркеме егет-кызлары һәм Карпов исемендәге химия заводы пенсионерлары! Безнең турында кайгыртуыгыз өчен, безгә шәмнәр, коры душлар җибәрүегез өчен зур рәхмәт! Егетләребез өчен бәһаләп бетергесез ярдәм бу!” – дигән Забайкальская.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү