Казанда 80 мең сумнан күбрәк алып эшләүчеләр дүрт көнлек эш атнасын хупламый

Гомумән алганда, Татарстан башкаласында яшәүче һәр ике кешенең берсенә бу идея ошый.

SuperJop белгечләре, Казанда яшәүчеләргә: “4 көнлек эш атнасына ничегрәк карыйсыз?” дигән сорау биргән. Сораштырудан күренгәнчә, Татарстан башкаласында яшәүче һәр ике кешенең берсенә (51 процент) бу идея ошый. Ләкин 28 проценты моңа каршы.

Каршылар арасында яшьләр күбрәк: 35тән яшьрәкләрнең 56 проценты кыска эш атнасын өнәми. Ә өлкән буын арасында мондыйлар өлеше – 35 процент кына. Аена 80 мең сумнан күбрәк алып эшләүчеләр (42 процент) дә 4 көнлек эш атнасы ягында түгел. Шул ук вакытта бу идея ир-атларга (44 процент) караганда хатын-кызлар (54 процент) күңеленә күбрәк хуш килгән.

Шәһәрдә 5 көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләрнең 60 проценты, дүрт көн эчендә дә биш көнлек эшне башкарып чыгып булыр иде, дигән фикердә. Фәкать 23 проценты гына бу бурычны үти алмаячагын белдергән. Шул ук вакытта хатын-кызлар ир-атларга караганда (67/60 нисбәтендә) күбрәккә өлгерә алуларын искәрткән. Мондый “өлгерүчеләр” арасында 34тән яшьрәкләрнең (70 процент) күбрәк булуын да искәртеп үтәргә кирәк.


Фикер өстәү