Социаль ипотека программасы буенча торак бәясе кискен арткан

Казанда социаль ипотека программасы буенча төзелгән яңа йортларда торакның бер квадрат метр мәйданы 88 мең сумга җиткән. Бу хакта шәһәрдә яшәүчеләр Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының «VK” социаль челтәрендәге рәсми төркемендә яза.

Дәүләт торак фондыннан аңлатып үтелгәнчә, торакның кыйммәтләнүе төзелеш материаллары һәм эш көче бәясе артуга бәйле.

“Квадрат метр бәясе төзелешне финанслау, җир кишәрлеген сатып алу чыгымнары һәм күчемсез милек базарының торышы белән билгеләнә. Белгечләр, аерым алганда, төзелеш материаллары һәм эш көче бәясе артуны күзәтә”, – дип аңлатылган торак фондында.
Социаль ипотека торагы 17 процентка кыйммәтләнгән.


Фикер өстәү