Россия банклары ипотека ставкаларын арттыра башлаган

Якын арада яңа төзелешләргә һәм икенчел базарда ипотека ставкалары артырга мөмкин, дип кисәтте «Открытие Research» идарәче директоры Константин Енин. Бу хакта РИА Новостига сылтама белән Татар-информ хәбәр итә.

«Ипотека ставкасын арттыру айлык түләүнең үсешен тәэмин итәчәк», —  ди белгеч.

Енин фаразлары буенча, ел азагына Үзәк Банкның төп ставкасы артканда, яңа төзелешләргә ипотека ставкалары 7,5-8,5 процент дәрәҗәсендә булачак, ә икенчел базарда тугыз-ун процентка кадәр күтәреләчәк.

Үзәк Банк 23 апрельдә төп ставканы 0,5 процент пунктына — еллык 5 процентка кадәр арттырды. Бу 2014 елның декабреннән максималь үсеш адымы. Күрсәткеч артканнан соң, Россия банклары кертемнәргә процент ставкаларын күтәрә башлады.


Фикер өстәү