25 яшьлек хатын-кыз берьюлы 9 бәби тапкан

Көнбатыш Африканың Мали башкаласында бер хатын-кыз берьюлы 9 бәби тапкан. Аларның бишесе кыз, дүртесе — малай. Ана белән балалар үзләрен яхшы хис итә, дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Мали хастаханәсендә ятканнан соң булачак әнине Президент указы белән Мәгъриб хастаханәсенә күчергәннәр.

Хәлимә Сиссе 4 майда Мәгърибта кесарево юлы белән сабыйларын тапкан. 9 бала әнисенә 25 яшь. Ул тиздән хастаханәдән чыгып Малига кайтырга тиеш.


Фикер өстәү