Үзәк банк төп ставканы 7,5 процентка кадәр күтәрде

Үзәк банк алтынчы тапкыр рәттән төп ставканы күтәрде, дип аңлашыла регулятор пресс-релизыннан.

«Россия Банкы директорлар советы 2021 елның 22 октябрендә төп ставканы 75 база пунктына, еллык 7,5 процентка кадәр арттырырга карар кабул итте», — диелә хәбәрдә.

Шул рәвешле, күрсәткеч 2019 елның июнь-июль дәрәҗәсенә кире кайтты. Аны алга таба арттыру да ихтимал, дип өстәделәр Үзәк банкта.

Чара инфляция темпларын киметергә һәм милли валюта курсын ныгытырга тиеш. Шулай ук ул кредитлар һәм депозит кертемнәр буенча процентлар үсешенә китерергә мөмкин.

Төп ставка — минималь процент ставкасы, аның буенча Үзәк банк бер атнага коммерция банкларына кредитлар бирә һәм депозитларга акча кабул итәргә әзер. Аны 2013 елның 13 сентябрендә инфляцияне таргетлау режимына күчү кысаларында акчалата-кредит сәясәте инструменты буларак керттеләр.


Фикер өстәү