Фирдүс Тямаев Башкортстандагы беренче концертын Кыргыз-Миякә авылында куярга теләвен әйткән

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Башкортстандагы беренче концертын Кыргыз-Миякә авылында куярга тели. Бу хакта  ул «Татар-информ»га биргән интервьюсында әйткән.

«Ноябрь аеннан Башкортстанга керергә исәп бар. Маршрут кәгазьләрен бирәбез, бар проблеманы да чишәбез, диделәр. Беренче концертны Кыргыз-Миякәдә куясы килә. Минем хыял: Кыргыз-Миякә мәйданында рәхмәт йөзеннән бушка концерт кую. Алай килеп чыкмаса, концерт формасында булыр инде. Минем концертны күрә алмыйча калган тамашачы әлегә анда», – дип сөйләгән ул.

Быел март аенда Фирдүс Тямаев Башкортстанның Миякә районында концерты өзелгән иде.

Җырчы Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шафикова белән очрашуы турында сөйләде. «Ул бик гади ханым булып чыкты, Аңлаштык. Бик матур, гади әңгәмә булды, рәхмәт. „Фирдүс, төрле вакытлар була, бөтен мәсьәләне чишәрбез“, –  диде ул», – дип сөйләгән җырчы.


Фикер өстәү